Новости с тегом - Менделеевск яналыклары
-
Бөек Җиңү хөрмәтенә йөзү ярышлары
Җиңү көне алдыннан "Нептун" сәламәтләндерү комплексында шәһәр оешмалары һәм предприятиеләре хезмәткәрләре арасында шәхси беренчелеккә йөзү буенча ярышлар оештырылды. Фронтовик Александр Волков, тыл хезмәтчәне Роза Галиева һәм ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина почетлы кунаклар булды. Спорт чарасын тантаналы марш яңгыравы һәм район гимны ачты. - Сезгә азарт һәм күтәренке кәеф телим....
-
Петербургтан җиңү белән
Восток-Запад" халыкара олимпиадасы Санкт-Петербургка Россиянең барлык почмакларыннан һәм чит илләрдән 50 меңнән артык катнашучыны җыйды. Ярышлар тхэквондо, сугышчан самбо, дуйлянь, поитфайтинг, кобудо, кумбо, тайча бокс һ.б. лар буенча узды. "Сатори" клубы һәм "Химик" ССК спортчылары Татарстан җыелма командасы составында уңышлы чыгыш ясадылар. Лилия Богатовада һәм Сергей Лисютинда шөгыльләнүче Богдан Подшивалов,...
-
Хәлиткеч гол баш белән бәреп кертелде
"Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында Россиянең махус олимпиадасы кысаларында мини-футбол буенча республика ярышларының зона этабы узды. Анда Минзәлә, Мөслим, Актаныш, Түбән Кама һәм Менделеевск районнарыннан биш команда катнашты. Парадны мәгариф идарәсе начальнигы Зөлфирә Хәертдинова кабул итте. Коррекция мәктәбе директоры Дамира Сәлимханова катнашучыларны сәламләде. Ярышларны баш судья Алвард Григорян ачты. 8 нче төр...
-
Менделеевск спортчылары булдыра
Спорт мәктәбенә йөрүче яшүсмерләр Чаллыда узган ирекле көрәш турнирыннан җиңү яулап кайттылар. Тренер Александр Григорьев кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар Миша Зубрин, Максим Прохоров үз категорияләрендә беренче урыннарны алдылар (4 нче мәктәп). Беренче мәктәп укучысы Витя Шарашкин - икенче, Стас Галкин, Витя Балобанов өченче булдылар (4 нче мәктәп).
-
Спорт мәйданында судьялар
Мамадышта республиканың суд системасында хезмәт куючылар волейбол буенча ярыштылар. Җыелма командада һөҗүм итүче буларак Менделеевск район суды мировой судьясы Радик Закиров уңышлы уен күрсәтте. Беренче очрашуда Югары суд волейболчылары җиңсә, икенчесендә судьялар җиңүгә иреште. Радик Закиров мировой судья вазийфасында биш ел. Мәктәп елларыннан ук спорт белән шөгыльләнүче егет бар төр...
-
Район башлыгы призына хоккей
"Айсберг" боз сараенда ике ай дәвамында район башлыгы призына хоккей буенча шәһәр чемпионаты узды. Анда балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең "Айсберг", эчке эшләр бүлегенең "Динамо", "Администрация" һәм "Монай" командалары катнашты. Асия Мөхәммәтханова 30 март көнне биредә "Айсберг" һәм "Администрация" командалары арасында хоккей уены чемпионатка нокта куйды. Ярышлар киеренке шартларда узды,...
-
Бассейн чыныктыра, сәламәтләндерә, берләштерә
Лариса Кривилёва "Нептун" сәламәтләндерү комплексында Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында район предприятие, учреждение, оешмалары арасында йөзү буенча ярышлар узды. - Эстафетада катнашырга Карпов исемендәге химия заводы, "Менделеевсказот", район больницасы, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре бүлеге, нотариаль контора, ЗАГС, Росреестр һәм безнең комплекс командасы теләк белдерде, - дип мәгълүмат бирде "Нептун" СК директоры...
-
Менделеевск волонтерлары Универсиадага әзерләнә
Вәсилә Мортазина 1 нче мәктәпнең 11 г сыйныфы укучылары волонтерлар буларак халыкара күләмле чарада катнашачак. - Барысы да волонтерлар өчен сайтта анкета тутырудан башланды, - дип сөйли Регина Гәрәева. - Озакламый волонтерлар рекрутингы үзәгенә - Казан шәһәрендәге "Әкият" курчак театрына әңгәмәгә чакырдылар. Әңгәмә барышында балаларга төрле сораулар бирәләр, волонтерлык сәләтләрен...
-
Безнекеләр алдынгы
Алабугада узган бадминтон буенча республика беренчелеге безнең яшь спортчыларга җиңү алып килде. Республика районнары арасында узган ярышлар Олимпия спорт төрен популярлаштыруны, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауны, бадминтончыларның осталыгын үстерүне максат итеп куйды. Тренер Татьяна Шәйхулова кул астында шөгыльләнгән Елизавета Чугунова шәхси беренчелектә икенче урын яулады. Парлы уенда Максим Лукшин белән Елизавета...
-
Прощения попросим в воскресенье
Завершается масленичная неделя. В этот день навещают родственников, друзей и знакомых, просят прощения друг у друга, если обидели словами или поступками.
-
Ир-егетләрне уздырып
Казанда УФСИНның укыту үзәге базасында Алексей Полшков кубогына җинаять-башкару системасы ветераннарының региональ иҗтимагый оешмасы ярышлары финалы узды. Ветераннар шашка, шахмат, рус бильярды, өстәл теннисы, шулай ук Макаров пистолетыннан ату буенча ярыштылар. Турнирда катнашучыларның күбесе ир-егетләр булса да, Менделеевскиның 10 нчы холык төзәтү колониясенең элеккеге хезмәткәре Клара Сабирова, мишеньдә 29 очко...
-
Тольяттидан – җиңү белән
Тольятти шәһәрендә узган фулл-контакт бүлекчәсендә Идел буе федераль округы беренчелегендә Менделеевск боксчылары да катнашты. Самара, Саратов, Нижегородск, Ульяновск өлкәләре, Башкортстан һәм Чувашстаннан 400 дән артык спортчы бәйгедә көч сынашты. "Батыр" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе шәкерте Динар Чулаков үз категориясендә беренче урынны яулады. Аңа тренерлар Марсель Шәфыйков, Эдуард Шакиров күнекмәләр...
-
Фестивальдән уңай тәэсирләр
Вәсилә Мортазина 4 нче мәктәптә Сталинград сугышының 70 еллыгына багышланган физик мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен спорт бәйрәме булды. Чара башланганчы җыелып өлгергән ярышта катнашучыларның бер өлеше теннис уйнады, кайберәүләре дротиклар ыргытты, өченчеләре дусларча әңгәмә корды. Социаль яклау идарәсе начальнигы Әлфия Салаватуллина җыелганнарга ихластан котлау сүзләре җиткерде. - Сезнең күңелегездә һәрвакыт...
-
“Химик” спорт сараенда чаралар уза
► Каратэ белән шөгыльләнүче 7-18 яшьлек балалар чираттагы аттестация уздылар. Яхшы әзерлек күрсәткән кырык яшь спортчы төрле дәрәҗә билбауга ия булды. ►"Сатори" яшүсмерләр клубында шөгыльләнүчеләр арасында кул көрәше буенча ярышлар оештырылды. Тренерлар Сергей Лисютин һәм Лилия Богатова кул астында бу төр спортка өйрәнүче 120 бала өлгерлектә, көчлелектә сыналды. Җиңүчеләр Мактау...
-
Безнекеләр җиңү яулады
"Айсберг" боз сараенда шөгыльләнүче яшь хоккейчылар беренче уңышларга ирешәләр. Күптән түгел Можга командасы белән очрашу менделеевлыларның җиңүенә китерде. 2005-06 елгы балалар Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәрелешнең беренче һәм икенче уенында 3:2 һәм 2:1 исәбе белән алга чыктылар. Уенчыларны ярышка тренер Илфат Надыйров әзерләгән.