Новости с тегом - Менделеевск яналыклары
-
Хоккей осталары билгеләнәчәк
25 февральдә "Айсберг" боз сараенда шәһәр буенча хоккей беренчелегенә традицион ярышлар старт ала. Мәктәп укучылары арасында район башлыгы призына оештырылган чарада биш команда көч сынашачак. Хоккей сөючеләрне, шулай ук һәр команда җанатарларын "Айсберг"та көтеп калалар.
-
Кандидаттан – мастерлыкка
"Батыр" балалар-үсмерләр мәктәбе шәкерте Артем Никитинга бокс буенча спорт мастерлыгына кандидат исеме бирелде. Боксчыга таныклыкны һәм билгене "Татарстан чаңгы юлы"ның район этабын тантаналы ачканда район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин тапшырды. - Артем бокс белән 10 ел шөгыльләнә. Аның активында 160 сугыш. Үсмер бокс буенча ТР беренчелегенең дүрт тапкыр җиңүчесе, Россия...
-
Бүләкләүләр
"Химик" ССК тренеры Суфия Кадыйрова, "Айсберг" балалар-үсмерләр спорт мәктәбе методисты Оксана Габделбариева, "Мастер" үсмерләр-яшьләр клубы директоры Рүзәл Шәймөхәммәтов спортны, яшьләр хәрәкәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен район башлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр. "Сатори" үсмерләр-яшьләр клубы шәкерте Роман Филатовка кобудо буенча спорт мастерлыгына кандидат таныклыгы һәм билгесе тапшырылды.
-
Кояш, кар һәм чаңгы
Гөлүзә Гыйләҗетдинова Районда "Татарстан чаңгы юлы-2013" ярышлары бишенче тапкыр узды, аларда 519 кеше - спортчылар һәм һәвәскәрләр катнашты. Чаңгы ярышларында катнашырга теләүчеләр саны ел саен арта. Чагыштыру өчен - 2009 елда стартка 346 кеше чыккан булган. Быел чаңгычыларга табигать тә ярдәм итте - һава торышы искиткеч, җилсез һәм кояшлы иде,...
-
Искали девочку, нашли бабушку
4 февраля родственники обнаружили пропажу 77-летней женщины, жительницы улицы Северная. По словам дочери, она могла уйти в лес за хвойными вениками. По факту пропажи человека в ПЧ-86 состоялось заседание оперативного штаба. Зона поиска была разбита на две части, в нем приняли участие сотрудники МЧС, отдела внутренних дел, администрации, добровольцы -...
-
Спорт тормыш нормасы буларак
- "Батыр" балалар-үсмерләр мәктәбе каршында 13 бүлекчә эшли, 59 укыту төркеме оешкан, аларда 840 бала шөгыльләнә. 35 тренер эшли, шуларның унысы - авыл җирлекләрендә. Отчет чорында "Батыр" мәктәбе шәкертләре 30 район һәм мәктәпара чараларда, 29 республика һәм бөтенроссия дәрәҗәсендәге бәйгеләрдә катнаштылар. Спортның төрле төрләре буенча Россия беренчелеге һәм Татарстан чемпионаты...
-
Менделеевск боксёрлары яңадан югарыда
1 февральдә "Химик" ССК бокс буенча региональара Бөтенроссия турнирын ачу булды. Вәсилә Мортазина Чара спортчылар парадыннан башланды. Ярышларны баш судья Нияз Хәмидуллин ачты. Катнашучыларны район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Корниенко сәламләде. - Мин сезне 2013 ел Универсиадасына багышланган ярышларда күрүемә шатмын. Менделеевск боксына чираттагы тапкыр балаларның мавыгуын ихлас хуплаучы Ильяс...
-
“Сатори” горурлыгы – шәкертләре
2012 елдагы эшчәнлек йомгаклары белән "Сатори" яшүсмерләр клубы директоры Лилия Богатова таныштырды. Аның сүзләренчә, клуб традицион каратэ, спорт кул сугышы, көнчыгыш хәрби кара-каршы көрәше (кобудо), атлетик гимнастика юнәлешләре буенча эш алып бара. Анда 6 һәм аннан өлкәнрәк яшьтәгеләр шөгыльләнә. Биш тренер күнекмәләр үткәрә. Яшь спортчылар төрле дәрәҗәдәге ярышларда, күрсәтмә чыгышларда...
-
Якты җиңүләр – спортта һәм тормышта
Район газетасы битләрендә инвалид спортчыларның уңышлары һәм казанышлары турында язмалар мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен стимул була. Әлегә тормышта өстенлекле юнәлешне сайламаган яшь буын вәкилләре өчен бу бигрәк тә мөһим. Шахмат буенча беренче өлкәннәр разряды алуга ирешкән Максим Уткин алар өчен үрнәк булып тора. Балачактан күз күреме буенча инвалидлык аның өчен...
-
Спорт – яшәү рәвеше
- Узган атна район тормышы якты спорт вакыйгалары белән истәлекле булды, - дип хәбәр итте яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге начальнигы Александр Макаров. - 17 гыйнвардан 19 ына кадәр "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында кикбоксинг буенча Татарстан чемпионаты узды. Анда Казан, Чаллы, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Алабуга, Әгерҗедән 245 кеше катнашты....
-
Район башлыгы кубогына хоккей
Лариса Кривилёва Рәис Сәхапов фотолары "Айсберг" Боз сарае аренасында йөзләгән җанатар һәм кунаклар рәхәтләнеп мавыктыргыч уенны карадылар. 19 гыйнварда биредә Менделеевск районы башлыгы Кубогына хоккей буенча республика турниры булды. РФ Наркоконтроль буенча Татарстанның федераль службасы идарәсе, Югары Суд, ТР Прокуратурасы һәм кыр хуҗаларының җыелма командалары кубок яулау өчен көрәштеләр. Ярышның...
-
Чемпионат бронзасы – Менделеевск командасында
18-19 гыйнварда "Химик" спорт-сәламәтләндерү комплексында семи-контакт һәм лайт-контакт бүлекләрендә кикбоксинг буенча Татарстан Республикасы чемпионаты һәм беренчелеге узды. Менделеевск, Алабуга, Яр Чаллы, Түбән Кама, Минзәлә, Бөгелмә, Норлат һәм Казаннан 11 командада 245 спортчы көч сынашты. Катнашучыларны шәһәр һәм район башлыгы Игорь Привалов сәламләде. - Менделеевскиның бу ярышларны кабул итүе очраклы гына...
-
Кикбоксерларны яклыйк
18 гыйнварда "Химик" ССК кикбоксинг буенча Татарстан ачык чемпионаты һәм беренчелеге була. Чемпионатны тантаналы ачу - 14.00 сәгатьтә.
-
Спорт – ул сәламәтлек
"Айсберг" боз сарае директоры Сергей Данилов аның эшчәнлеге турында сөйләгәндә, мәйданының 3927 кв.м, боз аренасының 27,6 м×56,7 м, 235 урынга тамашачы трибунасы булуын билгеләп үтте. Боз сараенда 38 кеше эшли. Уртача хезмәт хакы 8000 сум тәшкил итә. Боз сарае базасында "Айсберг" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе муниципаль бюджет учреждениесе оештырылган, хоккей буенча...
-
8 гыйнварда район башлыгы призына
18 гыйнварда район башлыгы призына ир-егетләр командалары арасында хоккей буенча чемпионат старт ала. Уеннарның графигы һәм алар турында мәгълүмат шәһәр сайтында һәм җирле басмада урнаштырылачак.