Новости с тегом - Менделеевск яналыклары
-
Бөтенроссия турнирында катнаштылар
Түбән Камада өстәл теннисы буенча XXIII Бөтенроссия турниры узды. Ул спорт мастеры Советлар Союзы тренеры Олег Аллаяров истәлегенә оештырылды. Ярышта Россия өлкәләреннән һәм Татарстан районнарыннан 150гә якын яшь спортчы катнашты. "Батыр" спорт мәктәбендә тренер Валерий Баклушин кул астында шөгыльләнүче Алинә Горохина икенче урын яулады. Финалга чыккан Альбина Кәримова, Александра Безбородованың...
-
Менделеевлылар – келәм батырлары
Мамадышта ирекле көрәш буенча ачык беренчелек менделеевлыларга җиңү алып килде. Спорт мастеры Р.Мулләхмәтов истәлегенә багышлап уздырылган ярышта 10-14 яшьлек үсмерләр очрашты. Спорт мәктәбе тренеры Александр Григорьев командасы, яхшы нәтиҗә күрсәтеп, призлы урыннарга ия булды. Максим Прохоров алтын медаль яулады, Михаил Зубрин - икенче, өченчелекне Тимур Зубрин алды. Келәм батырларына грамоталар,...
-
Республика чемпионатында җиңделәр
3 декабрьдә Халыкара инвалидлар көне билгеләп үтелә. Мөмкинлекләре чикле кешеләр районның иҗтимагый тормышында актив катнашалар, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә җиңүгә омтылалар. Менделеевлылар Чистай шәһәрендә армреслинг буенча узган республика чемпионатында да сынатмадылар. Татарстаннан җыелган 140 ка якын мөмкинлекләре чикләнгән спортчы арасында Россия һәм Европа чемпионкасы Мария Урсегова абсолют авырлыкта беренче булды. Владислав...
-
Спорт мәйданчыгы җиңүләргә юл ача
27 ноябрьдә 3 нче мәктәп ишегалдында мини-футбол өчен универсаль спорт мәйданчыгы ачылу тантанасы булды. Чарага килгән район башлыгы Игорь Привалов, җыелганнарга мөрәҗәгать итеп, болай диде: - Бүгенге көн спорт, сәламәт яшәү рәвешен үз итүчеләр өчен бәйрәмгә әверелде. Президент программасын тормышка ашыру кысаларында объектлар ачу киләчәктә дә дәвам итәчәк. Озакламый мондый...
-
Яхшы йөзүчеләр ачыкланды
"Нептун" бассейнында йөзү буенча нормативлар үтәү ярышлары узды. Тренерлар Розалия Насыйфуллина, Екатерина Воробьёва кул астында шөгыльләнүче урта һәм өлкән төркемдәге 78 бала 50, 100, 200 метрга кроль, брас, батерфляй, комплекслы йөзүдә көчләрен сынадылар. Үз категорияләрендә җиңү яулаучыларга мактау грамоталары тапшырылды.
-
Безнекеләр – алдынгы
Лениногорск шәһәрендә ТР буенча батутта һәм акробатик юлда сикерү буенча команда чемпионаты һәм беренчелеге узды. Спорт мәктәбе тренеры Зәкия Кәбированың укучылары Марсель Зәйдуллин, Снежана Колбина өченче һәм спорт мастерына кандидат разрядын үтәп, беренче урын яуладылар. Икенче разряд үтәгән Фаил Камалетдинов - икенче урында. Уңыш яулаган яшь спортчыларга медальләр, Яшьләр эшләре,...
-
Авангардта – химия заводы
Шимбә көнне "Химик" стадионында Республика һәм Шәһәр көннәренә, Карпов исемендәге химия заводының 145 еллыгына багышланган район бәйрәме булды. Предприятие һәм учреждениеләр парадын тулы хокук белән иң күпсанлы делегация - генераль директоры Дамир Шәмсин җитәкчелегендәге Карпов исемендәге химия заводы ачты. Аның составында предприятие ветераннары, атказанган химиклар, завод династияләре вәкилләре һәм бүгенге...
-
Аккошлар гаиләсе тулыланды
Ушков буасында яшәүче аккошларның өч сабые туды. Ирекләрен чикләгәндә, иркенлек яратучы кошлар сирәк бала чыгаралар. Шуңа күрә буадагы нәфис кошлар гаиләсе тулылану менделеевлыларны шатландырды. Әйтергә кирәк, завод аккошлары өчен бу балалары беренчесе түгел икән. Узган елда туганнары яшәп китә алмаган, шуңа күрә боларын завод хезмәткәрләре аеруча җентекле тәрбиялиләр. - Барлык...
-
Спорттан башка тормыш юк
Шимбә көнне район спортчылары Физкультурачылар көнен билгеләделәр. Алар өчен бәйрәм спортның яраткан төрләре белән шөгыльләнү өчен сәбәп булды. Иң активлар һәм көчле рухлылар "Химик" стадионына җыелдылар. Аларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Павел Миронов мөрәҗәгать итте. Тантаналы өлештән соң командалар футбол уенын башладылар. Алар өчен җан атарга туганнары һәм якыннары...
-
Кырык ел спорт залында
Безнең илдә 1939 елдан билгеләнүче Физкультурачылар көне физкультура хәрәкәте ветераннары белән очрашуга сәбәп булды. Тамара Михайловна Хаирова, 3 нче мәктәпнең физкультура укытучысы: - Мин 40 ел физкультура укытучысы булып эшләдем, хәзер пенсиядә, физкультура белән дача участогында шөгыльләнәм. Хәзер дә йөзү, баскетбол белән мавыгам. Студентлык елларында физкультура техникумының җыелма командасы өчен...
-
“Нептун” бәйрәмендә
Җәйге каникул көннәре балаларга кызыклы чараларда катнашу мөмкинлеге бирә. Социаль яклау үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган малайлар, кызлар өчен "Нептун" бәйрәме оештырдылар. Ул Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан әзерләнде. Үзенчәлекле чара "Өмет яры" үзәгенең сенсор бүлмәсендә узды. Төрле төс белән уйнаган утлар, "йолдызлар" җемелдәве,...
-
Спорт плюс интеллект
Спортплощадка школы № 3 стала местом проведения интеллектуально-спортивной игры «Быстрее, выше, сильнее». Организовал состязание школьников Центр детского творчества. Ребята показали знание пословиц о здоровом образе жизни, преодолевали эстафеты, участвовали в играх. Победили команды школ № 4 и 1.
-
Универсиада уты менделеевскига килә
23 июньдә Менделеевск районы территориясеннән Универсиада уты эстафетасы үтәчәк. Аны район башлыгы җитәкчелегендәге делегация Әгерҗе чигеннән кабул итә. Универсиада утын Алабуга районына тантаналы тапшыру Җиңү мәйданында була.
-
Спорт белән дуслар
Мәктәп яны лагерьларында беренче смена старт алды. Балаларның һәр көне күңелле һәм файдалы уза. Өченче мәктәпнең спорт мәйданында иҗат үзәге хезмәткәрләре оештырган "Тизрәк, биегрәк, көчлерәк" уены укучыларны төрле эстафеталарда, спорт ярышларында һәм темага караган интеллектуаль конкурста сынады. Катнашучылар үзләрен җитез дә, тиз дә, көчле дә, зирәк тә итеп күрсәттеләр. Тик...
-
Нәтиҗәләр куандыра
"Батыр" спорт мәктәбендә шөгыльләнүче балалар төрле күләмдәге ярышларда уңышлар яулыйлар. Регионара акробатика турниры тренер Зәкия Кәбированың яшь спортчыларына җиңү алып килде. Татарстан, Удмуртия, Киров һ.б. өлкәләрдән Вятка Аланына җыелган акробатлар ел дәвамында туплаган осталыкларын күрсәттеләр. Акробатика юлыннан сикерүдә спорт мастеры програмасы буенча чыгыш ясаган Снежана Колбина көмеш медальгә ия...