16 апрель 2014 яңалыклары
-
Гаилә иминлеге фестивале
"Бердәм Россия" партиясе эгидасында Ижёвка авылы мәдәният йортында масштабы һәм әһәмияте буенча гадәти булмаган чара - Гаилә иминлеге фестивале узды. - Гаилә бәйрәмнәре авылда изге традициягә әйләнде. Бүгенге чараның статусы күпкә югары. Безнең фестиваль Мәскәүдән, Чаллыдан килгән почётлы кунаклар катнашында уза, алар әлеге тема мәсьәләләре белән һөнәри нигездә шөгыльләнәләр, -...
-
Зур мәхәббәтнең сүнмәс учагы
Җиңү юбилее алдыннан типография ветераны Наилә Гафарова дәһшәтле сугыш елларында балаларның ниләр кичергәне турында сөйли. Ә мин әтиемне искә алам Наилә Рәхмәтулловнаның гомер юлы Бондюг төбәге һәм аның кешеләре белән бәйле. - Мин Менделеевскины яратам, тормыш иптәшемне дә биредә очраттым, аның белән ике ул үстердек. Әмма даими күченеп йөрү белән...
-
“Ижминводы” талантларга бай
Директор Айдар Садыйков җитәкчелегендәге "Ижминводы" санаториеның медицина хезмәткәрләре һәм техник персоналы ял итүчеләрне XIII район халык иҗаты фестивале кысаларында бай эчтәлекле концерт программасы белән шатландырды. - Айдар Рөстәмович ярты ел элек кенә җитәкче вазифасына билгеләнүгә карамастан, район традицияләрен саклауга ныклы игътибар бирә. Репертуар әзерләү, костюмнар тегү, репетицияләр оештыруда үзешчән артистларга...
-
Дәү бабасына бүләк
13 апрельдә Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин 90 яшен билгеләде. Юбилярны хөрмәтләү "Ветеран" үзәгендә узды. Аны истәлекле дата белән котларга туганнары, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе вәкилләре килде. Рөстәм Зиннурович Хәсән Шиһаповичка сугышчан батырлыгы һәм Бөек Җиңүне...
-
“Татарстан – уртак йортыбыз”
Иҗат итүче укучылар катнашында үткәрелгән "Бәллүр чишмә" берләшмәсенең чираттагы утырышы шундый исем белән аталды һәм Мәдәният елына багышланды. Алып баручы китапханә мөдире Гөлназ Хафизова, утырышны ачып, болай диде: - Туган илебездә төрле милләт вәкилләре дус-тату яшиләр һәм эшлиләр. Һәр халыкның теле, мәдәнияте, традицияләре, гореф-гадәтләрен буыннан-буынга күчереп, саклап калуга һәм алга...
-
Тарих – шәхесләр аша
Икенче мәктәптә "Гражданин" сәяси клубының чираттагы утырышы булды. Клуб әгъзалары һәм кунакка чакырылган урта сыйныф укучыларының очрашуы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланды. Утырыш барышында София Костина һәм Алинә Гайфуллина 1941-45 елларда сугышка алынган бондюглылар турында презентация ясадылар. Укучылар "Хәтер" китапларына һәм район хәрби комиссариаты архивына таянганнар. Фронтка китүчеләрнең яше,...
-
“Көчлеләр, җитезләр, батырлар”
Шундый исемле спорт-сәламәтләндерү ярышларында приютта яшәүче балалар катнашты. Төрле яшь категориясендәге спорт сөючеләр тизлектә, өлгерлектә, физик әзерлек дәрәҗәсен ачуда сыналдылар. Җиңү яулаучылар һәм барлык катнашучылар тәмле күчтәнәчләр алып сөенделәр.
-
Мәдәният илендә
"Кама таңнары" приютында Мәдәният елына багышлап чаралар уза. Шәкертләр туган як талантлары Вафирә Гыйззәтуллина, шагыйрь Егор Уткин, рәссам Фадеевлар иҗатын барладылар. Балалар тәрбиячеләре ярдәмендә "НАСКО" белән булу якты" рәсемнәр конкурсының "Россия халыкларының гореф-гадәтләре" темасына эшләр әзерләделәр. Укучылар Татарстан җирендә яшәүче милләтләрнең мәдәнияте, гореф-гадәте белән таныштылар. Уңышлы дип табылган 16 иҗат...
-
Космос дөньясына сәяхәт
"Өмет яры" социаль үзәге хезмәткәрләре авыр тормыш хәлендә калган балалар өчен бәйрәм чарасы оештырдылар. Космонавтика көненә багышланган чарада уеннар аша Россия космонавтлары турында мәгълүмат бирелде. Стена газеталары, плакатлар, "Гагарин йолдызлыгы" видеоматериалы кунакларны космонавтика тарихы белән таныштырды. "Син космонавт булырга әзерме?" дигән эстафета спортка якын булырга өндәде. "Мин космосны рәсемгә төшерәм"...
-
Халык контроле: бәяне яшәүчеләр бирә
Районда эш визиты белән Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкил Сәрия Сабурская булып китте. Очрашуда Түбән Кама, Яр Чаллы, Алабуга, Әгерҗе һәм Менделеевск районнары муниципалитетлары вәкилләре катнашты. "Халык контроле"нә килүче гаризаларны карау һәм анализлау җитди сөйләшү темасы булды. "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы 2012 елның апреленнән гамәлдә. Шул вакыт эчендә...