Дәү бабасына бүләк
13 апрельдә Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин 90 яшен билгеләде. Юбилярны хөрмәтләү "Ветеран" үзәгендә узды. Аны истәлекле дата белән котларга туганнары, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе вәкилләре килде. Рөстәм Зиннурович Хәсән Шиһаповичка сугышчан батырлыгы һәм Бөек Җиңүне...
13 апрельдә Бөек Ватан сугышы һәм педагогик хезмәт ветераны Хәсән Шиһапович Сәйфуллин 90 яшен билгеләде.
Юбилярны хөрмәтләү "Ветеран" үзәгендә узды. Аны истәлекле дата белән котларга туганнары, район башлыгы урынбасары Рөстәм Хәбибуллин, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, Социаль яклау идарәсе вәкилләре килде.
Рөстәм Зиннурович Хәсән Шиһаповичка сугышчан батырлыгы һәм Бөек Җиңүне якынайтуга керткән өлеше өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек һәм иминлек теләде:
- Сезгә хезмәтегез һәм Җиңү өчен рәхмәт. Безне шатландырып озак яшәгез, - диде ул.
Любовь Ионовна ветеранга "Алар Җиңү белән кайттылар" китабын бүләк итте. Анда Татарстан АССРның хәрби комиссариатларыннан чакырылып, икенче Бөтендөнья сугышы фронтларында булган республика кешеләренең исемнәре бастырылган. Батыр якташыбызның исеме дә тарихка кертелгән.
Хәсән Сәйфуллин фронтка 1942 елның 23 августында китә. Курск дугасында, Көнбатыш фронтта сугыша, Румыния, Венгрия, Австрия, Чехословакияне азат итә. Кызыл Йолдыз, I дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, "Будапештны алган өчен", "Венаны алган өчен", "Праганы алган өчен", "Германияне җиңгән өчен", Жуков медальләре белән бүләкләнгән.
Хәсән Шиһаповичка сугыш турында хатирәләр авыр бирелә - ветеран, әйтерсең, куркыныч чорны яңадан йөрәгеннән кичерә.
- Ул елларны искә алырга яратмыйм, - ди ул. - Бернинди батырлыклар да югалтулар ачысын алыштыра алмый. Тыныч заманда яшәвебезгә шатланам.
Бу көнне юбиляр адресына бик күп җылы сүзләр әйтелде. Әмма оныкчыгы Айлин туу иң зур бүләк булды. Ул инде иртәгә герой дәү бабасы белән танышачак.
Рәхилә Мирзаянова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев