Тарих – шәхесләр аша
Икенче мәктәптә "Гражданин" сәяси клубының чираттагы утырышы булды. Клуб әгъзалары һәм кунакка чакырылган урта сыйныф укучыларының очрашуы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланды. Утырыш барышында София Костина һәм Алинә Гайфуллина 1941-45 елларда сугышка алынган бондюглылар турында презентация ясадылар. Укучылар "Хәтер" китапларына һәм район хәрби комиссариаты архивына таянганнар. Фронтка китүчеләрнең яше,...
Икенче мәктәптә "Гражданин" сәяси клубының чираттагы утырышы булды.
Клуб әгъзалары һәм кунакка чакырылган урта сыйныф укучыларының очрашуы Бөек Ватан сугышының 70 еллыгына багышланды. Утырыш барышында София Костина һәм Алинә Гайфуллина 1941-45 елларда сугышка алынган бондюглылар турында презентация ясадылар. Укучылар "Хәтер" китапларына һәм район хәрби комиссариаты архивына таянганнар. Фронтка китүчеләрнең яше, милләте, званиесе, белем дәрәҗәсе һ.б. белешмәләр бирелде.
ТР Хәрби комиссариатының Менделеевск районы бүлеге начальнигы Дамир Вәлиев билгеләвенчә, Гөлүзә Бондареваның актив тормыш позициясе нәтиҗәсендә "Гражданин" клубы утырышлары укучыларда Ватан тарихына кызыксыну уята, патриот сыйфатлары формалаштыра. Ветераннар советы рәисе Любовь Сорокина, клуб утырышларында еш булуын белдереп, бу гамәлне район масштабында координацион совет оештырып алып барырга кирәклеген, уку учреждениеләрендә хәрби дан бүлмәләре булдыруны һәм ветераннар советының моңа этәргеч бирәчәген белдерде. Балалар Бөек Ватан сугышына кагылышлы материаллар туплауны дәвам итәчәкләрен һәм район тарихын язуга үз өлешләрен кертүләренә горурлануларын әйттеләр. Кунаклар очрашу истәлеге итеп клубка "Алар Җиңү белән кайттылар" һәм "Хәтер намусы" дигән китаплар бүләк иттеләр.
Мәгариф идарәсе хезмәткәре Елена Мещерякова клубка йөрүчеләрнең югары әзерлек дәрәҗәсен, күзаллауларының киңлеген билгеләде.
- Без гаилә, буыннар, мәктәп, шәһәр, район һәм ил тарихын шәхесләр аша өйрәнергә һәм һәр кешене патриот итеп тәрбияләргә тиеш, - дип утырышка йомгак ясалды.
Фәймә Вахриева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев