Мђктђпкђчђ мђгариф тег белән яңалыклар
-
Балалар бакчасы-2014: компенсациягә белешмәләрне яңартабыз
Балалар бакчаларында мәктәпкәчә учреждениегә компенсация түләү өчен документлар кабул итү башланды. Субсидиягә керемнәре һәр әгъзасына 20 меңнән кимрәк булган гаиләләр исәп тота ала. Исегезгә төшерәбез, элеккеге күләмдә сакланган федераль ташламадан тыш (20% - беренче балага, 50% - икенче һәм 70% - өченче), муниципаль субсидиягә дә дәгъва итәргә була. Ә ул...
-
Булачак Олимпия чемпионнары
Сочидагы кышкы Олимпия уеннары чорында районның барлык мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләре төрле спорт чараларында катнашты. Мәктәпкәчә яшьтәгеләр, башлангыч сыйныфлар, педагоглар һәм әти-әниләр арасында физкультура һәм спортны пропагандалау буенча эшне яхшы оештыруга конкурс иң гаммәвие булды - 308 кешене җәлеп итте. Җиңүчеләр берничә номинациядә билгеләнде. Лауреатларны бүләкләү 13 нче "Көмеш тояк" балалар...
-
“Сәламәт гаиләдә – сәламәт балалар”
8 нче балалар бакчасында шундый исемле ачык шөгыль узды. Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче балалар, "Саумы!" уенында катнашып, учреждениедә спортка зур урын бирелгәнен күрсәттеләр. Кашаповлар гаиләсенең сәламәт яшәү рәвеше презентациясе кечкенәләр өчен матур үрнәк булды. Шәһәрдәге спорт учреждениеләре һәм спорт секцияләре белән слайд-шоу таныштырды. Кышкы спорт уеннары эстафетасы кызлар, малайларны ярышка...
-
Олимпиадага балалар бакчасы сәламе
"Көмеш тояк" балалар бакчасында "Сәлам, олимпиада!" исемле чара узды. Зал шарлардан ясалган Олимпиада символикасы - боҗралар, шәкертләр әзерләгән флаглар, тасмалар белән бизәлгән иде. Стена газетасында балаларның шөгыльләр вакытындагы фотолары урын алган. Кичәне педагоглар Ольга Ишаева һәм Александра Белогубова башкаруында бакча гимны ачты. Флагны физик тәрбия инструкторы Венера Нәҗметдинова күтәрде. Ул...
-
Сандугачлардай сайрыйлар
Шәһәрнең "Сандугачым" 8 нче тәрбияләнүче балалар "Бәхет йолдызы" милли татар сәнгате республика бәйгесендә катнаштылар. "Сандугачлар" вокаль ансамбле төркемендә шөгыльләнүче Әдил Малков, Илфира Йосыпова, Карина Хәкимуллина 2 нче дәрәҗә дипломга лаек булдылар (музыка җитәкчесе Людмила Гыйниатуллина). Мәктәпкә әзерлек төркеменә йөрүче Элина Мөхәмәдиева "Нәфис сүз" номинациясендә өченче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде (тәрбиячеләре...
-
Туган телем – татар теле
Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында (җитәкчесе Галина Легошина) татар мәдәнияте атналыгы узды. Тәрбияче, татар теле мөгаллиме Рәзилә Хәсәнова, методист Алсу Шахвердян һәм төркем педагоглары чаралар уздырдылар. Балалар шөгыльләрдә, әңгәмәләрдә татар халкының мәдәнияте, гореф-гадәте, тормышы белән таныштылар. Фотолар, рәсемнәр белән баетылган киң мәгълүматлы "Дан сиңа, Татарстан!" дип исемләнгән альбом төзүгә педколлектив...
-
Алёнушка әниләрне котлады
Шәһәрнең 6 нчы "Алёнушка" балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре әниләренә якты бәйрәм бүләк иттеләр. Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесе мөдире Фәйрүзә Сәгъдиева тантана геройларына мөрәҗәгать итте. - Россиядә әниләр көне унбишенче ел рәттән билгеләп үтелә. Бәхәссез, әниләр йөрәк җылысын һәм назларын балаларына бүләк итә. Сезгә озак елларга сәламәтлек һәм бәхет телим,...
-
"Түтәлдәге могҗизалар"
8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында 12 августтан 16сына кадәр шундый исемле күргәзмә уза. Тематик уңыш атнасына багышланган күргәзмәдә яшелчә һәм җиләк-җимешләр куелган. Әти-әниләрнең иҗади якын килүе, тәрбиячеләрнең оештыру сәләте белән фойе тылсымлы әкият патшалыгына әверелде. Биредә Чиполино, Чебурашка һәм крокодил Гена яшиләр. Яшелчәләрдән ясалган натюрмортлар, җәнлекләр образлары нәфислекләре, зәвыклы бизәлешләре...
-
Уңышлардан уңышларга
Шәһәрнең 2 нче "Әкият" мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе "Иң яхшы билингваль балалар бакчасы" республика смотр-конкурсында җиңү яулады. "Әкият" коллективы ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломы һәм 1 млн сум грант алуга сертификат белән бүләкләнде. Балаларны ике дәүләт теленә өйрәтүдә яңа укыту-методик комплексының үтәлешен билгеләгән бәйгенең беренче турында ике меңгә якын,...
-
Экология. Куркынычсызлык. Тормыш.
10 нчы "Миләшкәй" балалар бакчасында шундый исемдәге район конференциясе узды. - Экология темасына материалларны өйрәнү, доклад, презентация һәм чыгышларны әзерләү барышында без мәктәпкәчә яшьтәгеләрнең белемен арттыру өчен сораулар билгеләдек. Программа һәм проектларны эшләүгә көн кадагындагы тема нигез булды. Кама һәм Тойма елгаларын кешенең тискәре йогынтысыннан сакларга кирәк. Шулай итеп без...
-
Бакчада Май чабу атнасы
14 мартта әлеге учреждениедә Май чабу атнасын бәйрәм иттеләр. Бәйрәмне шаян кырыктартмачылар ачты. Бакча шәкертләре алдан ук Масленица, яз турында җырлар, әйтемнәр, такмаклар әзерләделәр, борынгы рус йолаларын өйрәнделәр. Әти-әниләр дә читтәкалмады, кыш озатуда актив катнаштылар. Кунакка бәйрәмнең Хуҗасы һәм Хуҗабикәсе килде, балалар алар белән уйнадылар, җырладылар. Хуҗабикә җыелганнарны хуш исле...
-
Эшләпәнең дә бәйрәме була
"Светлячок" 1 нче балалар бакчасында гадәти булмаган чара - "Эшләпәләр бәйрәме" узды" Иҗади бәйгедә бакча шәкертләре Рәмилә Шәйхетдинова, Айсылу Галиева, Софья Никитина, Софья Костина, Алина Сарамакова һәм Диана Кузнецова катнашты. Әти-әниләре алар өчен оригиналь эшләпәләр ясаган, һәркайсының исеме бар - "Күбәләк", "Җимеш бакчасы", "Оста кул", "Чәчәк фантазиясе", "Көнбагыш", "Балтамак". Конкурсантлар...
-
Сәхнәдә – туташлар һәм әфәнделәр
Вәсилә Мортазина Балалар иҗат үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында "Кечкенә Мистер һәм Мисс" бәйгесе булды. Икенче генә тапкыр үткәрелүгә карамастан, конкурсның популярлыгы арта. Бу юлы бәйгедә биш малай һәм җиде кыз көч сынашты, аларга 6 яшь. Алып баручы Нәзирә Волкова катнашучыларны тәкъдим итте һәм бәйгенең этаплары белән таныштырды: "Әйдәгез, танышыйк",...
-
“Туган тел көне”
Фәймә вахриева Халыкара Туган тел көненә шәһәрнең 8 нче балалар бакчасында шундый исемле региональ конкурс оештырылды. Бәйгене әзерләүчеләр - Яр Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институтының мәктәпкәчә һәм социаль педагогика доценты Илсөяр Хәбибуллина һәм "Сандугачым" бакчасының өлкән тәрбиячесе Гүзәл Фәттахова. Конкурсның йомгаклау этабына җыелган Яр Чаллы, Алабуга шәһәрләреннән һәм Менделеевск...
-
“Миләшкәй”дә ике телдә сөйләшәчәкләр
Миләшкәй" 10 нчы балалар бакчасында тиздән барлык шәкертләр дә татарча сөйләшә башлаячак. В.мортазина Сишәмбе көнне биредә "Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең белем бирү процессына балаларны татар теленә өйрәтү буенча укыту-методика комплектын кертү" темасына семинар узды. Югары категорияле тәрбияче Мария Анисимова рус телле балаларны татар теленә өйрәтү буенча "Без биибез" дигән укыту эшчәнлеген...