Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
Мәгариф

Олимпиадага балалар бакчасы сәламе

"Көмеш тояк" балалар бакчасында "Сәлам, олимпиада!" исемле чара узды. Зал шарлардан ясалган Олимпиада символикасы - боҗралар, шәкертләр әзерләгән флаглар, тасмалар белән бизәлгән иде. Стена газетасында балаларның шөгыльләр вакытындагы фотолары урын алган. Кичәне педагоглар Ольга Ишаева һәм Александра Белогубова башкаруында бакча гимны ачты. Флагны физик тәрбия инструкторы Венера Нәҗметдинова күтәрде. Ул...

"Көмеш тояк" балалар бакчасында "Сәлам, олимпиада!" исемле чара узды.
Зал шарлардан ясалган Олимпиада символикасы - боҗралар, шәкертләр әзерләгән флаглар, тасмалар белән бизәлгән иде. Стена газетасында балаларның шөгыльләр вакытындагы фотолары урын алган.
Кичәне педагоглар Ольга Ишаева һәм Александра Белогубова башкаруында бакча гимны ачты. Флагны физик тәрбия инструкторы Венера Нәҗметдинова күтәрде. Ул җыелганнарга Олимпия уеннарының тарихы һәм әһәмияте турында сөйләде. Өлкән һәм мәктәпкә әзерлек төркеме шәкертләре җыр, биюләр башкардылар, спортчылар турында сәхнә күренешләре, шигырьләр тәкъдим иттеләр.
Учреждениедә Олимпия уеннарына багышлаган чаралар ике атна дәвам итәчәк.
Әти-әниләр исеменнән Ленара Казакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Менделеевск Менделеевск яналыклары мђктђпкђчђ мђгариф