Экология елы тег белән яңалыклар
-
Экскурсиягә урманчылыкка
"Кама таңнары" приюты шәкертләре Бөтендөнья хайваннар көнендә тәрбиячеләре Люция Бикбова һәм Вәсимә Шакирова белән урманчылыкта булдылар. Венера Әмирова Балалар безнең җирлек өчен хас булмаган пирамидаль тополь, көмешсыман лох, япон айвасы, туя кебек агач һәм куаклар күрделәр, урманчы Әкмәл Мөхәммәтҗановка безнең районның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы турында сораулар бирделәр. Экскурсия барышында...
-
Сез табигатьне саклыйсызмы?
2013 ел Россиядә һәм Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның табигатьне саклау дәрәҗәсе белән кызыксынды. Ләйсән Мищихина, "Яшь эколог" түгәрәге җитәкчесе: - Без балалар белән чүп-чарны утильләштерүгә багышланган проектлар төзибез, аларның төрләрен һәм таркалу вакытын өйрәнәбез. Уйлап кына карагыз, пластик шешәләр йөз...
-
Иж буенча йөзү: табигать белән гармониядә
Агымдагы Экология елында республикада, райондагы чаралар әйләнә-тирә мохитне саклау эгидасында уза. Бүген табигатьне бары тик төгәл эшләр белән генә сакларга мөмкин икәнлеген тирән төшенәбез. Табигатьнең матурлыгын төрлечә күзалларга була. Мәсәлән, корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина май бәйрәмнәрендә Иж елгасыннан йөзде һәм тәэсирләрен газета укучылар белән дә бүлеште. Иж - Чулманның уң кушылдыгы....
-
Әйдәгез, мәрхәмәтлерәк булыйк!
Бала дөньяга килә, беренче тапкыр тавышын яңгырата. Бу вакытта әле ул бернәрсә аңламаса да, әни назын тоеп, ата-баба нигезендә яши башлый. Кызарып чыккан кояшка карап, күзләрен ача, өй түрендәге кошлар сайравына елаудан туктый, яңгыр яуганда йөзенә сәерсенү билгеләре чыгара. Анасы да баласының көләч, шат йөзен күреп, бишек җырын көйли, кытыршы...
-
Битараф булмаган менделеевлылар кошларга ярдәм итә
1 апрельдә Халыкара кошлар көне билгеләнде. Канатлы дусларыбызның файдасы, аларның экологиядәге әһәмияте турында һәркем беләдер. Кыш алар өчен авыр чор. Кошлар салкыннан һәм ачлыктан үләләр, чөнки аларның төп азыгы - бөҗәкләр, ә алар кыш көне булмый. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның кошларга ничек ярдәм итүләре турында сорашып белде. 1 нче мәктәпнең...
-
Табигать аңлый, ә без?
Көләч кояш. Зәп-зәңгәр күк. Ягымлы җил. Бөре төрткән агач ботаклары. Бу - яз! Тау битләреннән, сөзәк ярлардан җырлый-җырлый төшүче кар сулары. Урам уртасындагы күлдәвекләрдә чайкалучы кәгазь көймәләр. Суга бата-чума рәхәтләнеп шулар тирәсендә кайнашучы бала-чага. Бусы да яз. Табигать яшәрә, күңелләрдә яшәүгә яңа дәрт уяна. Табигатьнең камиллелегенә, аның җан ияләренә мәрхәмәтле...
-
Рәхмәт, чишмә
Табигатьнең гүзәл кочагында Урса тауларына сыенып, кояш нурларына коенып. Чал тарихлы Абалачым ераклардан күренә. Авылымның табигате искиткеч матур. Капка төбенә чыгу белән, үземне хәтфә җәелгән җиргә баскан кебек хис итәм. Бәбкә үләннәре, вак ромашкалар, сары чәчәкләр мине сихри дөньяга алып кереп китәләр. Әнә якында гына бормаланып инеш ага. Җәй көннәрендә...
-
Табигать торышы һәрберебезгә бәйле
Әйләнә-тирә мохитнең торышы безнең корреспондентның ТР Экология министрлыгының Кама буе территориаль идарәсе начальнигы Айрат Насыйбуллин белән әңгәмә темасы булды. - Айрат Әхмәевич, Менделеевск районы Кама буе идарәсе карамагында булган җиде районның берсе. Узган елда экология линиясе буенча инспекцияләр еш булдымы? - Дәүләт экология күзәтчелеге кысаларында табигатьне саклау закончалыгын үтәүгә 20...
-
"Кошларны ашат" акциясе
Кошларга кышын авырга туры килә. Буран һәм көчле салкыннар вакытында канатлы дусларыбызның күбесе ачлыктан үлә, аеруча кыш ахырында. "Өмет яры" халыкка комплекслы ярдәм күрсәтү үзәгенең өйдә хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре тарафыннан "Кышын кошларны ашатыгыз" акциясе үткәрелә. Бүлекчәдә хезмәт алучылар өчен тематик әңгәмәләр, экологик викториналар оештырыла, җимлекләр ясау буенча мастер-класслар күрсәтелә....
-
Безнең дусларыбыз
Альбина Попова Песнәкләр - Россиядәге иң матур һәм файдалы кошлардыр. Песнәк - кешеләргә билгеле булган иң күңелле һәм хәрәкәтчән җан иясе. Алар бер генә минут та тик тормыйлар, агачтан агачка, ботактан ботакка куналар, тормышлары - өзлексез ауда. Ел әйләнәсендә зарарлы бөҗәкләрне юк итү - песнәкнең кешегә китергән иң зур файдасы....