2013 ел Россиядә һәм Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның табигатьне саклау дәрәҗәсе белән кызыксынды.
Ләйсән Мищихина, "Яшь эколог" түгәрәге җитәкчесе:
- Без балалар белән чүп-чарны утильләштерүгә багышланган проектлар төзибез, аларның төрләрен һәм таркалу вакытын өйрәнәбез. Уйлап кына карагыз, пластик шешәләр йөз...
2013 ел Россиядә һәм Татарстанда экология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елы дип игълан ителде. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина менделеевлыларның табигатьне саклау дәрәҗәсе белән кызыксынды.
Ләйсән Мищихина, "Яшь эколог" түгәрәге җитәкчесе:
- Без балалар белән чүп-чарны утильләштерүгә багышланган проектлар төзибез, аларның төрләрен һәм таркалу вакытын өйрәнәбез. Уйлап кына карагыз, пластик шешәләр йөз елдан артык вакыт үткәч кенә таркала, ә пыяладан ясалганы - мең елдан. Сыйныф җитәкчеләре белән берлектә төрле акцияләр (мисал өчен, чишмә чистарту буенча), "Җиребезне саклыйк" плакатлар конкурсы үткәрәбез, кошлар турында кайгыртабыз, җимлекләр ясыйбыз һәм аларны мәктәп территориясенә эләбез. Элек балалар җәй көне чәчәк түтәлләрен тәрбияләсә, хәзер мәктәп территориясендә урнашкан стадионны җыештырырга мәҗбүр, көн саен аннан берничә капчык чүп җыябыз. Аеруча саклана торган зоналарга экскурсия оештырабыз, быел "Түбән Кама" милли паркында булдык, анда балаларга Кызыл китапка кертелгән агач һәм үсемлекләр белән танышу мөмкинлеге бирелде.
Никита Гудовский, БИҮ чыгарылышы:
- Кайда туры килә, шунда чүп ташларга намусым кушмый. Урнага илтеп салам. Сирәк очрый торган үлән, чәчәкләрне өзмим, аларга карап сокланам, истәлеккә фотога төшереп алырга мөмкин. Әгәр дусларым белән табигать кочагына чыксак, үз артыбыздан җыештырып, чүпне шәһәргә алып кайтабыз. Мин химия дәресендә районда су торышын өйрәнүгә юнәлдерелгән проект эшләдем. Шунысы ачыкланды, суүткәргеч аша ага торган су нормага туры килә, ә менә яңгырлар бездә кислоталы.
Людмила Халтурина, пенсионер:
- Оныкларым белән шәһәр буйлап йөргәндә аңлатырга, үземнең үрнәктә чүпне кайда ташларга кирәклеген күрсәтергә тырышам. Яшелчә-җимеш кабыкларын без бакчага алып барабыз, бер яктан - ашлама, икенче яктан - әйләнә-тирә турында кайгырту. Мине шул мәсьәлә борчый: кулланудан чыккан энергия саклаучы лампаларны нишләтергә? Аларны көнкүреш калдыклары белән бергә ташларга ярамый дип ишеттем. Бу шулаймы икән?
Чыннан да, аларны мондый юл белән файдаланудан чыгару әйләнә-тирә мохит өчен зыянлы. Әгәр лампалар контейнерга эләксә, пыяласы ватыла, терекөмешнең агулы парлары һавага эләгә, сулаганда алар баш мие һәм бөерләрдә туплана, нерв системасын зарарлый, бу куркыныч металл организмнан чыгарылмый. Шуның өчен терекөмеш кеше сәламәтлегенә йогынтысы буенча беренче класслы куркыныч ясый дип исәпләнә һәм махсус утильләштерелергә тиеш.
Безнең шәһәрдә мондый лампаларны базар территориясендәге икенчел чимал кабул итү пунктына тапшырырга мөмкин. Пункт хезмәткәрләре аңлатуынча, кулланудан чыгарылган лампаларның бер данәсен 12-18 сумнан (лампа төренә карап) кабул итәләр. Бу акча утилизация пунктына кадәр транспорт чыгымнарын капларга җитә.
Нет комментариев