Җиңүчеләр токымыннан
Сугышта катнашучы Александр Тимофеевич Февралёвны шәһәрдә күпләр белә. Базарда аны чибәр бабай дип атыйлар, мунча керергә яратучылар атна саен көтеп алалар: "О-о-о, Тимофеевич килде, хәзер эссене өстәячәк!" Ветеранның йорты янәшәсендә урнашкан бакчага йөрүче бала-чага аеруча шатланып каршы ала. Саша бабай аларны конфет белән сыйлый, һәркайсына ягымлы сүзләр таба. - Мин...
Сугышта катнашучы Александр Тимофеевич Февралёвны шәһәрдә күпләр белә.
Базарда аны чибәр бабай дип атыйлар, мунча керергә яратучылар атна саен көтеп алалар: "О-о-о, Тимофеевич килде, хәзер эссене өстәячәк!" Ветеранның йорты янәшәсендә урнашкан бакчага йөрүче бала-чага аеруча шатланып каршы ала. Саша бабай аларны конфет белән сыйлый, һәркайсына ягымлы сүзләр таба.
- Мин балалар бакчасыннан берничә буын нәниләрне чыгардым, - ди Александр Тимофеевич.
Шушы көннәрдә ветеранга 90 яшь тулды һәм бу аның белән очрашырга, тормышы турында сөйләшергә сәбәп булды.
- Сәламәтлегемә зарланмасам да, хәтер акрынлап узган еллар вакыйгаларын җуя, - дип көрсенә Александр Февралёв. - Ләкин Украинадагы хәлләр сугыш чоры яраларын кузгатты. Мин Украина фронтындагы бәрелешләрдә катнаштым, Краматорск, Славянск, Красноармейскины немецлардан якладым. Без - барлык милләт солдатлары, бердәм идек, Җиңү, киләчәк буыннар тынычлыгы өчен сугыштык. Ә хәзер Украина нишли?
Ветеран күз яшьләрен яшерми.
- Бабам бик борчыла, - ди оныгы Ирина. - Ул сугыш турында сөйләргә яратмый, бүләкләре тагылган парад костюмын да сирәк кия.
Фронтка повестка килгәндә, Александрга әле унсигез дә тулмаган була.
- Буксир пароходында эшли идем, суднодан яуга киттем, - дип искә төшерә ул.
Солдат Сталинград астындагы сугышларда катнаша, Белоруссия фронты составында Брестны азат итә. Бәрелешләрнең берсендә Александр Тимофеевич каты яралану ала.
- Күп кан югалттым, коралдаш иптәшләрем кыр госпиталенә алып барып җиткерә алмаудан курыктылар, - дип искә төшерә ветеран. - Минем бәхеткә, таланты Ходайдан бирелгән хирург операция ясады, теге дөньядан кайтарды.
Ул ярты ел госпитальләрдә дәвалана, аннан комиссияләнә.
Александр Тимофеевичның сугыштан соңгы хезмәт биографиясе авыл хуҗалыгы белән бәйле. Ул озак еллар сельхозтехникада эшли, аккумуляторчы, тимерче була, урып-җыю вакытында комбайн штурвалы артына утыра.
Юбилей көнендә аның янында элеккеге коллегалары Леонид Калмыков һәм Алексей Токарев булып киттеләр, бүләккә чын солдат паёгы алып килделәр.
Ветеран шулай ук район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеевадан, ветераннар советы рәисе Любовь Сорокинадан, социаль яклау һәм авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләреннән котлаулар кабул итте.
- Игътибарыгыз һәм бүләкләрегез өчен рәхмәт, - диде юбиляр күз яшьләре аша.
- Сюрпризлар моның белән генә бетмәде әле, - дип әңгәмәгә кушыла кызы Лидия Александровна. - Кич белән кадерле кешебезне кафеда бәйрәм мәҗлесе көтә. Без зур гаиләбез белән җыелачакбыз - балалар, оныклар һәм оныкчыклар. Һәм һәркайсыбыз безне тәрбияләгәне, чиксез мәхәббәте һәм аталарча кайгыртуы өчен аңа рәхмәт әйтәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев