1 октябрь 2014 яңалыклары
-
Бакчабыз шөгыль генә түгел
Һәр елны бакчачылар конкурсында катнашучы район Мәдәният бүлеге начальнигы Лилия Галиева быел да бәйгедән читтә калмады. Кәрзин тутырып алып килгән көзге алма сортлары арасында парлашып үскәннәре дә бар. Фәнни телдә андыйларга атама тапмый калмаганнардыр, әмма безнең телгә сиам игезәкләре дигән әйтем килде. Ранеткаларны хәтерләткән саргылт-кызыл җимешләрне танымый тордык. Алар дүләнә...
-
Картлык безне өйдә тота алмас
Картлыкны еш кына гомер көзенә тиңлиләр. Ә көзнең матур көннәре дә, алтын мизгелләре дә була. Өлкән буын вәкилләре лаеклы ялдагы көннәрен ничек үткәрәләр, нәрсәләр белән шөгыльләнәләр - Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан безнең корреспондент Фәймә Вахриева менделеевлыларга шундый сораулар белән мөрәҗәгать итте. Галина һәм Рәфис Фазлыевлар: - Пенсионер таныклыгына ия булу...
-
Юлчының ниндие булмас
22-28 сентябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән тугыз җинаятьнең бишесе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясе сатуга, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Профилактика", "Превентив", "Уңыш-2014" операцияләре үткәрелде, гражданнардан 113 гариза алынды. Көймә, куртка һәм башкалар Чит кеше малы хисабына баерга теләүчеләр кыек яткан һәр нәрсәне...
-
Өлкәннәр өчен көз муллыгы
Шимбә көнне "Юность" мәдәният йорты янындагы мәйданда иртәдән үк авыл җирлекләре хезмәтчәннәре җитештергән продукцияләр белән автомобильләр рәте тезелде. Өлкәннәр көненә оештырылган ярминкәгә "Победа", "Золотая нива", "Абалач" ҖЧҖ җитештерүчеләре, шулай ук И.Хәйриев, И.Антипов, Е.Зырянов, В.Сәгыйтов, Р.Мусин, Г.Харитонов шәхси ярдәмче хуҗалыклары продукцияләрен тәкъдим иттеләр. Мулдан алып килгән товарларның бәяләре кулай: сыер һәм...
-
“Кинога рәхим итегез”
"Юность" мәдәният йортында даими кино караучылар клубы эшли башлады. Ел дәвамында "Кинога рәхим итегез" дип аталган кичәләр оештыру күздә тотыла. Очрашуны алып баручы методист Людмила Белова белдерүенчә, кино карарга яратучы совет халкы арасында мондый чаралар популяр булган. Директор Рәйхана Фәрхетдинова, халыкны кино белән тәэмин итү бүлеге мөдире Галина Сивелькина һәм...
-
Якташыбызга ышанабыз
21 сентябрьдә Белоруссия башкаласы Минскида БДБ һәм Балтыйк буе илләре арасында брейк-данс буенча Дөнья чемпионатының сайлап алу туры узды. Якташыбыз "Мастер" клубы шәкерте Нәҗип Миңнекәев "соло" номинациясендә җиңү яулады. Ул Германиядә узачак Дөнья чемпионатында төрле илләрнең иң яхшы 16 брейк-данс биючесе белән көч сынашачак. Якташыбызга ышанабыз һәм уңышлар телибез.
-
Юл куркынычсызлыгын тәэмин итик
Республикада җәяүлеләр катнашында булган юл-транспорт һәлакәтләре саннары югары булып кала. Сигез ай эчендә 864 җәяүле авариягә эләккән, шуларның 85е вафат булган, 817 җәяүле төрле дәрәҗәдә җәрәхәтләр алган. Аварияләрнең 92 проценты - машина йөртүчеләр, сигез проценты җәяүлеләр гаебе белән килеп чыккан. Ә көзге чорда күрсәткечләр тагын да үсә. Шул сәбәптән, 1...
-
Барыбер түләргә туры киләчәк
Муниципалитетның актлар залында район башлыгы Игорь Привалов рәислегендә торак-коммуналь хезмәтләргә бурычны җыю буенча штабның чираттагы утырышы узды. "Татгазэнерго" ЯАҖ Менделеевск филиалы директоры Илдус Җәләев хәбәр иткәнчә, бүгенге көнгә 271 фатир хуҗасының 20дән 50 мең сумга кадәр бурычы тупланган. 233 йорт хуҗалыгында бурыч 50 мең сумнан артып китә. 270 менделеевлы биш...
-
Җиңүчеләр токымыннан
Сугышта катнашучы Александр Тимофеевич Февралёвны шәһәрдә күпләр белә. Базарда аны чибәр бабай дип атыйлар, мунча керергә яратучылар атна саен көтеп алалар: "О-о-о, Тимофеевич килде, хәзер эссене өстәячәк!" Ветеранның йорты янәшәсендә урнашкан бакчага йөрүче бала-чага аеруча шатланып каршы ала. Саша бабай аларны конфет белән сыйлый, һәркайсына ягымлы сүзләр таба. - Мин...