Тукта, кадр: мин һәм йолдыз
Без һәр көнне телевидениедән җырчылар, актёрларны күрәбез, фотографияләре белән сокланабыз, интернетта алар катнашындагы роликлар карыйбыз. Менделеевлылар арасында билгеле кешеләр белән танышып, йолдызлы селфи ясаучылар да бар.
Үз вакытында Менделеевскига «Золотое кольцо» ансамбле солисткасы Надежда Кадышева, җырчы һәм композитор Вячеслав Добрынин һәм башкалар килгән иде. Быел шәһәрлеләр легендар «Рок-острова» төркеменең җырларын...