Песәй авылы тег белән яңалыклар
-
"Эх алмасы, алмасы ла"
Песәй авылы китапханәсендә шундый исемдә алма Спасы узды. Аны китапханәче Рузалия Яраханова алып барды. Бу көнне "Эх, алмакай" күргәзмәсе оештырылды. Анда алма Спасы тарихы турында мәгълүмат тәкъдим ителде, әлбәттә инде, алмалар. Китапханәче балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, традицияләр, юраулар турында сөйләде. Чара барышында алмаларның файдасы турында сөйләштеләр, мәкальләр искә төшерделәр....
-
Күңелле ял иттеләр
Песәй авылы үзешчәннәре Алнаш районының Бакыр заводы мәдәният йортында тулы аншлаг белән ял концерты оештырды. Гүзәлия Гаффарова алып барган җыр-моң кичәсе юмор, сәхнәләштерелгән тамаша, нәфис сүз, җыр-биюләргә бай булды, чыгышлар бер-берсеннән күптөрлелеге белән аерылып торды. Солистлар Нәфисә Насретдинова, Сабира Гыйльфанова, Гүзәлия Гаффарова, Нурания Гыйзәтуллина, Зоя Шәйхетдинова, Гөлнар Ситдыйкова, Фәридә Садриева,...
-
Песәй балалар бакчасы өй туе үткәрде
Мәктәпкәчә учреждениеләрне оптимизацияләү кысаларында «Чулпан» балалар бакчасы мәктәп бинасына күчерелде. Элек бер төркем эшләгән мәктәпкәчә учреждение ике катлы бинада урнашкан иде. Аны тотуга күп чыгымнар таләп ителде. Район башлыгы инициативасы буенча оптимизацияне исәпкә алып проблема хәл ителде. «Славянский» холдингы төзүчеләре тырышлыгы белән мәктәптә бүлмәләр ремонтланды һәм хәзер биредә балаларның төрле...