"Могҗизалар янәшәдә”
"Кама таңнары" приютында экологик тәрбиягә багышланган шундый исемле чара узды.
Балалар "Орнитолог сәхифәсе", "Кошлар һәм киләчәк", "Легендар кошлар" темалары буенча мәгълүмат тупладылар, фикер алыштылар, табышмаклар чиштеләр. Тәрбиячеләр фикеренчә, мондый чаралар әйләнә-тирә мохиткә гуманлы караш тудыра, күзаллауны киңәйтә һәм сөйләм телен үстерә.