Менделеевск тег белән яңалыклар
-
Әнием – кояшым минем
6 нчы балалар бакчасы базасында Әниләр көненә багышлап мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Әнием - кояшым минем!" II Региональ видеокотлаулар бәйгесе финалы булды. - Мондый бәйге үткәреп, без балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтергә, әниләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләргә омтылабыз, - диде мөдир Фәйрүзә Сәгъдиева. Читтән торып үткәрелгән этапта Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Түбән...
-
Фәридә исемле энҗе бөртеге
Аның исеме гарәпчәдән тәрҗемә иткәндә энҗе бөртеге дигәнне аңлата. Исем кешенең холкын билгели, дип юкка гына әйтмиләр. Фәридә Мифтахова да, энҗе кебек, яктылык чәчә, үзенә тарта һәм шул ук вакытта ныклы холыклы булуы белән дә үзенчәлекле. Әлеге сыйфатлары ярдәмендә кыз бернигә дә карамастан, үз-үзе һәм тышкы дөнья белән бер гармониядә...
-
Үз-үзен кызгану әсирлегендә
Фатир мәсьәләсе күп гаиләләрнең арасын боза, ызгыштыра. Үз улларыннан җәфа чиккән өлкән яшьтәге ир белән хатын тарихы - моңа тагын бер дәлил. Чираттагы тапкыр иреккә чыкканнан соң, олы яшьтәге улы эшкә урнашканчы әнисенең фатирында яшәп торырга тели. Аракы эчмәскә, матди яктан ярдәм итәргә сүз бирә. Ханым риза була һәм аны...
-
Уен эш түгел – менделеевлы кинога төшә
Танылган актерлар белән ничек бер кино төшерү мәйданчыгына эләгергә? Популяр җырчылар белән ничек фотога төшәргә? Бу турыда актер, булачак юрист һәм үзенчәлекле шәхес Роман Прохоров сөйләячәк. - Рома, үзең белән таныштырып кит әле. - Миңа 22 яшь, читтән торып Социаль һәм гуманитар белемнәр институтында укыйм, Чаллыда кою заводында хезмәт куям....
-
Бәйге юл йөрү кагыйдәләрен яхшы белүчеләрне ачыклады
8 нче "Сандугачым" балалар бакчасында "Гади кагыйдәләр" II Региональ интеллектуаль бәйгесе узды. Юл йөрү кагыйдәләре буенча бәйгедә Менделеевск, Алабуга һәм Яр Чаллы балалар бакчаларының әзерлек төркеме шәкертләре катнашты. Чара барышында кызлар һәм малайлар светофор, юл билгеләре һәм транспорт белән бәйле хәлләр турында белемнәрен ныгыттылар. Юл хәрәкәте иминлеге дирекциясе филиалы начальнигы...
-
Тукта, кадр: мин һәм йолдыз
Без һәр көнне телевидениедән җырчылар, актёрларны күрәбез, фотографияләре белән сокланабыз, интернетта алар катнашындагы роликлар карыйбыз. Менделеевлылар арасында билгеле кешеләр белән танышып, йолдызлы селфи ясаучылар да бар. Үз вакытында Менделеевскига «Золотое кольцо» ансамбле солисткасы Надежда Кадышева, җырчы һәм композитор Вячеслав Добрынин һәм башкалар килгән иде. Быел шәһәрлеләр легендар «Рок-острова» төркеменең җырларын...
-
Күптән көтелгән ярминкә
Менделеев мәйданында күптән көтелгән ярминкә булды. Шәһәрлеләрне хәтта ун градус суык та куркытмады. - Без салалыларны күптән көттек, - диделәр алар. - Аеруча ит алып килүләрен. Аграрийлар менде-леевлыларның өмет-ләрен акладылар, киң ассортимент белән куандырдылар. Ат, дуңгыз, сарык, сыер ите сату урыннарында тиз арада чиратлар да хасил булды. Теләүчеләргә үрдәк, күркәүрдәк,...
-
Авыл хуҗалыгы переписенә әзерләнәбез
Хакимияттә узган комиссия утырышында авыл хуҗалыгы переписенә әзерлек мәсьәләләре каралды. Район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева хәбәр итүенчә, җирле үзидарә органнарына, ветеринария һәм башка службаларга әзерлек эшләренә керешү зарур. Менделеевск дәүләт статистикасы территориаль бүлеге җитәкчесе Валентина Заплаткина җыелганнарга перепись объектлары исемлеген формалаштыруның әзерлекнең мөһим этабы булуы турында белдерде. Бөтенроссия авыл хуҗалыгы...
-
“Апа-сеңел” уңышлы чыгыш ясады
Гассар исемендәге мәдәният сараенда тулы аншлаг белән Ильмира Нәгыймова һәм Эльмира Сөләйманова концерты булды. "Апа-сеңел" исемле программада артистлар популяр һәм авторлык композицияләрен башкардылар. Концертны яшь җырчы Энҗе Шәрипованың, биюче Дамир Баштановның очкынлы чыгышлары, алып баручы Газинур Фәйзуллинның үтемле юморы тулыландырды. Мәдәният сарае директоры Радик Ахунҗанов артистларга рәхмәт белдерде, аларга иҗат...
-
Татарстан. Гасырлар һәм еллар
С.Гассар исемендәге мәдәният сараенда Әдәбият елы, ТАССР оешуга 95 ел, халыклар бердәмлеге һәм ТР Конституциясе көннәренә багышланган фәнни-гамәли конференция узды. Анда шәһәрнең 1, 4, 7, Ильнәт, Бәзәкә, Турай, Ижёвка, Бөрешле, Монаш мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашты.
-
Матур исем – язмыш бүләге
ЗАГС бүлегендә көзнең икенче аена йомгак ясадылар. Начальник Фаина Козырева билгеләп киткәнчә, октябрьдә 33 сабый туган (2014 елда - 26), шуларның унысы гына малай. Ата-аналар нәниләренә Алиса, Амалия, Агнесса, Алан һәм башка исемнәр сайлаганнар. Шулай ук Никита, Егор, Константин исемнәре популяр кала, сирәк очраучы исемнәр арасыннан Роберт, Василиса, Марьяннага өстенлек...
-
Һәйкәлнең нинди булачагын менделеевлылар хәл итә
Чаллы скульпторлары муниципалитет заказы буенча Дмитрий Менделеев һәм Пётр Ушков һәйкәлләре макетын ясады. Һәйкәл туган якны өйрәнү музее янында урнаштырылачак. Менделеевлыларга проект буенча фикер алышуда катнашырга тәкъдим ясалды. Аның яклы яки аңа каршы тавыш бирергә, тәкъдимнәр һәм фикерләрне муниципалитет сайтында, шулай ук Вконтакте социаль челтәрендә калдырырга була. "Менделеевские новости" газетасы...
-
“Айсберг” 45 урынлы автобус алды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың яшүсмерләр спорт мәктәпләренә, шул исәптән Менделеевскиның "Айсберг" спорт мәктәбенә, 11 яңа "Нефаз" автобусы ачкычлары тапшырды. Әлеге карар яшь спортчылар өйрәнү-күнекмә җыеннарында, күчмә ярышлар һәм иптәшләрчә матчларда катнаша алсын өчен, шулай ук спорт учреждениесенең материаль-техник базасын ныгыту максатында кабул ителде. Яңа автобус көчле сигналы белән Менделеевскига...
-
Җыр – аларның тормыш юлдашы
Беренче канал тапшыруларын караучылар «Тавыш» программасында якташыбыз Юлия Хөсәенованың чыгышын кызыксынып күзәттеләр. Юлия - Балалар сәнгать мәктәбенең «Дайяна» арт-студиясе чыгарылышы. Бу вокаль коллектив район чараларында сәхнә бизәге булып тора, Татарстан һәм Россиянең музыкаль олимпларын яулый. Ләйсән Минһаҗева, Эльвира Микеева, Юлия Иванова, Мария Смирнова һәм башкалар төрле елларда «Дайяна» составында җырладылар....
-
Участники нашего конкурса "Селфи с питомцем" ч.3 (ФОТО)
Часть1 Часть 2 Ставь лайки участниками в группе http://vk.com/mendeleevsknews фотоальбом Селфи с питомцем Выиграет и получит приз тот, кто наберет наибольшее количество лайков под фото. Удачи!