Әнием – кояшым минем
6 нчы балалар бакчасы базасында Әниләр көненә багышлап мәктәпкәчә яшьтәгеләр арасында "Әнием - кояшым минем!" II Региональ видеокотлаулар бәйгесе финалы булды.
- Мондый бәйге үткәреп, без балаларның гаилә турында күзаллауларын киңәйтергә, әниләренә мәхәббәт һәм ихтирам тәрбияләргә омтылабыз, - диде мөдир Фәйрүзә Сәгъдиева.
Читтән торып үткәрелгән этапта Мамадыш, Алабуга, Чаллы, Түбән...