Кыңгырау пенсионерлар өчен дә чыңлады
4 нче мәктәптә Россия пенсионерлар Союзы җирле бүлекчәсенең чыгарылыш кичәсе булды.
Чара 4 нче мәктәпнең укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Надежда Кривилёва сәламләве һәм балалар хоры чыгышы белән башланды.
Бүлекчә җитәкчесе Розия Бикметова узган елның октябрь аеннан 2017 елның апреленә кадәр башкарылган эшләргә йомгак ясады, ирешелгән уңышларга тукталды һәм киләчәккә...