Яшь менделеевлылар мультфильмнар геройлары белән берлектә Балаларны яклау көнен билгеләделәр
С. Гассар ис. Мәдәният сарае мәйданында балалар өчен бай эчтәлекле программа һәм концерт тәкъдим ителде.
Барысы да Мәдәният сараеның Гөлназ Стрелкова җитәкчелегендәге Ә.Ахунов исемендәге театр артистлары әзерләгән анимацион программадан башланды. Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм укучылар викториналарда, уеннарда катнаштылар, мультфильмнар геройлары Җен, Мальвина, Лунтик, Скомороха һәм башкалар белән хәзерге заман көйләренә биеделәр.
Чара концерт белән дәвам итте. Үз номерлары белән «Дайяна» арт-студиясе, Балалар сәнгать мәктәбенең «Шатлык» хореографик коллективы, «Очаровние» хореографик ансамбле, С.Гассар ис. Мәдәният сараеның «Ля-ля-фа» вокал-эстрада студиясе, «Шаян» һәм «Кристалл» ансамбльләре, учреждениеләр солистлары шатландырды. Чарада катнашучылар яхшы кәеф, позитив тәэсирләр алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев