Яңа ел серпантины
Балалар сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре Үзәк китапханә белән берлектә «Яңа ел серпантины» исемле бәйрәм концерты үткәрде.
Менделеевлылар һәм шәһәребез кунакларына үзләренең иң яхшы җырларын Л.Акинина, В.Замятин, А.Абрамова, А.Фәтхуллина, Д.Абрамова, Э.Сабирҗанова һәм А.Напольских бүләк иттеләр. М.Долгова һәм әкият геройлары Убырлы (Е. Назарова) һәм Кышкы әкият (Л.Казакова) тамашачыны зур әйлән-бәйләнгә җәлеп иттеләр һәм яңа ел уеннары, викториналар үткәрделәр. Бәйрәмнең иң матур мизгеле Кыш Бабай белән Кар Кызының Яңа ел котлавы булды. Концертны Г.Зиннәтуллина әзерләде һәм үткәрде.
Фото БСМ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев