Яңа ел чаралары булачак
Район башлыгы Валерий Чершинцев Яңа 2021 елга әзерлек һәм үткәрүгә багышланган киңәшмә уздырды.
Анда шәһәрне бәйрәмгә бизәү, төп чыршы урнаштыру мәсьәләләре каралды. Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләр дә үз территорияләрен бәйрәмчә матурларга тиешләр. Зәвык белән бизәлгән урамнар, кар фигуралары күтәренке кәеф булдырачак.
Валерий Сергеевич әйтүенчә, Менделеевскины Яңа елга әзерләү якын көннәрдә тәмамланырга тиеш.
Үзәк мәйданда ел символы – 15 метрлы чыршының каркасы урнаштырылды инде. Аны төрле төсле шарлар, гирляндалар белән бизәячәкләр. Очын йолдыз, нигезен тематик баннер тулыландырачак.
Төп чыршыны ачу тантанасы декабрь уртасына тәгаенланган. Кар кызлары һәм кыш бабайлар парады да булыр дип көтелә.
Муниципалитетта хәбәр итүләренчә, гаммәви чаралар тыела, әмма балалар өчен бәйрәм тамашалары Роспотребнадзор күрсәтмәләрен үтәп һәм чикләүләр белән узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев