Владимир Путин Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көнен кичектерергә кирәклеген әйтте
Белгечләр илнең төп законына үзгәрешләр буенча тавыш бирү өчен башка көнне билгеләячәк.
Яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен, Конституциягә төзәтмәләр буенча Бөтенроссия тавыш бирү көнен кичектерделәр. Бу турыда Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.
«Тавыш бирү көнен күчерергә кирәк», — диде Владимир Путин.
Гражданнарның иминлеге өчен, тавыш бирүне күчерү мөмкинлеге турында Россия Үзәк Сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова хәбәр иткән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев