Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ветераннар Советының отчет-сайлау конференциясендә яңа рәис сайланды

С. Гассар исемендәге Мәдәният сараенда район Советының сугыш, хезмәт, Хәрби көчләр һәм хокук саклау органнары ветераннарының отчет-сайлау конференциясе булды.

Совет эшчәнлеге турында рәис Любовь Сорокина чыгыш ясады.

— Ветераннар Советы җитәкчесе булып эшләгән биш елда күп эшләр башкарылды. Безнең мөһим бурыч иҗтимагый оешмалар һәм район җитәкчелеге белән үзара бәйләнештә булу, яшь буынга патриотик тәрбия бирүне пропагандалау, районның спорт һәм мәдәни чараларында катнашу, — дип билгеләде Л. Сорокина.
Утырышның көн тәртибендә дүрт мәсьәлә каралды: ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының биш еллык эшчәнлегенә йомгаклар турында отчёт; ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының яңа составын сайлау; ветераннар (пенсионерлар) җирле иҗтимагый оешмасының рәисен сайлау; пенсионерлар-активистларны бүләкләү.

Отчет-сайлау конференциясендә район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты. Иҗтимагый оешма эше уңай дип билгеләнде. Ветераннар Советының яңа составына 12 кеше керде. Алар: Александр Бутаев, Галия Гомәрова, Лариса Дудакова, Любовь Закирова, Лариса Кривилева, Татьяна Митшина, Валерий Орлов, Лилия Салихова, Клавдия Смирнова, Рәкыйга Стрелкова, Светлана Юрченко.

Ахырда район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Иҗтимагый оешма рәисе итеп журналистика ветераны Лариса Кривилева билгеләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев