Цифрлы сан алу якынлаша
2020 елда, гомум саны өч миллиард кешесе булган сан алуны, дөньяның 50 дәүләте планлаштырды.
– Булачак халык санын алу Россия тарихында беренче мәртәбә цифрлы сан алу булачак, – дип аңлата Менделеевск дәүләт статистикасы бүлеге начальнигы Валентина Заплаткина. – Сан алучылар сан алуны махсус программалы тәэмин ителеш белән алып барачаклар: электрон сан алу кәгазе, шулай ук мәгълүматларны куркынычсыз саклауны тәэмин итүче технологияләр. Электрон җайланмалар куллану зур күләмдәге мәгълүматны тиз эшкәртү мөмкинлеген бирәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев