Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстанда 20 декабрьдән янгынга каршы махсус режим кертелә

Тиешле карарны ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады, дип хәбәр итә Татар-информ.

Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда 1-3-нче класслы пиротехника җиһазларын куллану тыелачак. Бу турыда Казан мэриясе хәбәр итә.
Документ нигезендә, пиротехниканы сәнәгать, транспорт инфраструктурасы объектлары, ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр ераклыкта, торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы, кешеләр күпләп булган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта, шулай ук күп фатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта куллану тыела.
ТР буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы махсус янгынга каршы режим вакытында янгын куркынычсызлыгы таләпләрен бозган өчен административ штрафлар физик затларга — 2 меңнән 4 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга — 15 меңнән 30 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә (юридик затны рәсмиләштермичә) — 30 меңнән 40 мең сумга кадәр һәм юридик затлар өчен 200 меңнән 400 мең сумга кадәр артачак, дип искәртә.
Янгынга каршы махсус режим 2022 елның 9 гыйнварына кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев