Татарстанда 1 августтан 2019 елда эшләгән лаеклы ялдагы кешеләрнең пенсиясен арттырачаклар
Бу пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле булачак.
Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлегендә «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерделәр.
Августта пенсияләрне яңадан исәпләү пенсионерның хезмәт хакы күләменә бәйле: ул никадәр югары булса, пенсиягә өстәлгән акчаның күләме дә шулкадәр зуррак булачак», – дип искәрттеләр ведомствода. Иминият пенсияләрен яңадан исәпләү 285,3 меңнән артык татарстанлыга кагылачак. Әлеге максатларга Пенсия фонды бюджетында 55 миллион сумга якын акча каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев