Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Татарстан шәһәрләре илкүләм проект буенча яңа автобус һәм трамвайлар сатып алачак

2021 елда Татарстанда «Шәһәр агломерацияләрендә пассажир транспортын модернизацияләү» федераль проекты кысаларында 126 берәмлек җәмәгать транспорты сатып алыначак.

Әлеге яңа проект «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты нигезендә тормышка ашырыла.

Проект буенча Казанда күп пассажир сыйдырышлы, газ-мотор ягулыгында эшләүче 40 автобус юнәтү планлаштырыла. Чаллы һәм Түбән Камада күп пассажир сыйдырышлы 68 автобус һәм тәбәнәк идәнле 18 трамвай алырга гариза биргән.

Илкүләм проект юл фаҗигәләрен киметү максатын күздә тота. Шул максатта быел Татарстанда якынчы 20 километр юл киртәләре урнаштырылачак, 2,5 мең юл билгеләре куелачак һәм юлларда 57 тигезсез урыннар ясалачак. Республикада 71 җәяүлеләр кичүе, 7 километрдан артык яктырткычлар урнаштырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев