Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда 65 яшьтән өлкән кешеләргә ярдәм күрсәтелә

Өлкән яшьтәге менделеевлылар өчен азык-төлекне һәм медикаментларны китереп бирү буенча кайнар линия эшли.

Ул «Өмет яры» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында тормышка ашырыла. Социаль һәм үзәк хезмәткәрләре, волонтёрлар, «Аммоний» АҖ һәм Л.Я. Карпов исемендәге химзаводның профсоюз комитетлары вәкилләре азык-төлек, дару препаратлары һәм беренчел кирәкле товарларны сатып алуда һәм илтеп бирүдә ярдәм күрсәтәләр.

«Кайнар линия» эшләгән чорда «Өмет яры»на районнан 65 яшьтән өлкәнрәк 90нан артык кеше мөрәҗәгать итте.

– Волонтёрлар язгы үзчикләү режимы вакытында коронавирусның таралуын булдырмау өчен әлеге категория гражданнарга ярдәм күрсәттеләр. Хәзерге вакытта мохтаҗларны яклау буенча зур тәҗрибә, белем һәм ресурслар бар. Без өлкән яшьтәге менделеевлылар өйләрендә калып үзләрен уңайлы хис итсеннәр өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә әзер, – ди директор Илсөяр Зыятдинова.

Өлкән яшьтәге кешеләр азык-төлек һәм дарулар китерү өчен 2-00-76 телефоны буенча гариза калдыра алалар (эш көннәрендә 8 дән 17 сәгатькә кадәр, төшке ашсыз).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев