Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Өйдә янгын сүндергеч булдыру мөһим

Бу җайланма күп очракта кеше гомерен һәм мөлкәтне саклап калырга ярдәм итә. Янгынның беренче билгеләре күренгәндә ул иң нәтиҗәле чара.

Ут сүндергечләр кыска вакытта янгынны сүндереп кенә калмыйлар, "кызыл ут"ның тиз генә таралуына юл куймыйлар.

Тормышта ун очракның тугызында ялкынны мөстәкыйль рәвештә, янгынннан саклаучыларны чакырмыйча да сүндерергә мөмкин. Янгынның башлангыч стадиясендә ут сүндергеч тормышны һәм милекне саклап кала ала.

Һәр кеше ут сүндергечнең ничек ясалуы, аны ничек кулланырга кирәклеге турында белергә тиеш.

— Янгын сүндергеч — катлаулы булмаган җайланма. Дөрес файдалану өчен күрсәтмәсен алдан укырга һәм өйрәнергә кирәк. Аны куллану буенча күнекмәләр ясау мөһим, — диде 26 нчы янгын-коткару бүлегенең каравыл начальнигы Линар Вәлиуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев