Менделеевскида яңа туучылар биш мең сумга сертификат алачак
Әмма барысы да түгел һәм моның мәҗбүри бер шарты бар.
Агымдагы елда гаиләләрне яклау өчен яңа инициатива тормышка ашырыла. ЗАГС бүлегендә 25 нче сабыйга тантаналы төстә туу турында таныклык белән биш мең сумга акчалата сертификат тапшырылачак. Алга таба андый сертификатлар 50, 75, йөзенче сабыйга бирелә һәм шундый схема арту буенча. Ләкин моның өчен баланың тууын Менделеевск районында теркәү шарт.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев