Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида «Химик» ТИС халкы әһәмиятле мәсьәләләрне тикшерде

«Химик» территориаль-иҗтимагый совет гражданнары җыенында район башлыгы Валерий Чершинцев катнашты.

Очрашу ТИС рәисе Әлфия Талыйпова чыгышыннан башланды. Валерий Чершинцев мондый очрашуларның мөһимлеген һәм актуальлеген билгеләде, агымдагы елда райондагы социаль-икътисадый үсеш йомгаклары турында сөйләде һәм арытаба хәл ителәсе мәсьәләләргә тукталды. Җыелганнар йорт яны территторияләрен төзекләндерү, коммуналь һәм медицина хезмәте күрсәтү, үлән чабу, агачларны кисү, яңгыр суы үткәрү юлларын тәртипкә китерү һәм башка сорауларны бирделәр. Алар барысы да киләчәктә хәл итү өчен контрольгә алынды.

Җыен барышында менделеевлылар район җитәкчелегенә шәһәр һәм райондагы уңай үзгәрешләр өчен, аеруча ишегалларын төзекләндерү, парковкалар, тротуарлар төзү буенча рәхмәт белдерделәр.

Очрашу иң яхшы йорт комитеты рәисләре Римма Тарасовага һәм Софья Воронцовага Рәхмәт хатлары тапшыру белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев