Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган Юл-патруль хезмәте инспекторларын искә алдылар

Күп еллар узды, әмма менделеевлылар ул вакыйганы, һәлак булган якташларыбызны әле һаман да искә алалар.

1994 елның 13 маенда хезмәт бурычларын үтәгәндә Менделеевск район Эчке эшләр бүлегенең ике хезмәткәре һәлак булды. Аларның берсе ДАИ юл-патруль хезмәтенең өлкән инспекторы, милиция сержанты Демин Сергей Васильевич.

— Без аларның батырлыклары алдында баш иябез. Алар һәрвакыт безнең сафларда калачаклар, исемнәрен мәңге онытмаска тиешбез,— дип белдерде ЮХИДИ начальнигы вазифасын башкаручы полиция капитаны Алмаз Сафин.

Сергей Дёмин һәм Ринат Гарифуллинның тормышлары кораллы бәрелеш вакытында өзелде. «Тревога» сигналы алынганда Сергей опертөркем составында беренчеләрдән булып ярдәмгә ашыга. Һәм беренчеләрдән булып бандитлар кулыннан йөрәгенә пуля ала. Алган яралардан ул 1993 елның 13 маенда вакыйга урынында җан бирә.

Ринат Гарифуллин бүлектә милиционер-транспорт йөртүче булып эшли. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияли. Ул шул ук кораллы бәрелештә алган тән яраларыннан 1993 елның 17 маенда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев