Менделеевскида бушлай концерт булачак
Түләүсез концертлар Татарстанның дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак.
«Йолдызлык» һәм «Безнең заман» фестивальләре җиңүчеләре, лауреатлары 4-18 сентябрьдә иҗади турга чыга. Бу турыда «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль хәрәкәтенең генераль продюсеры Дмитрий Туманов әйтте.
Яшьләр министрлыгының Стратегик үсеш, проектларга һәм инициативаларга ярдәм итү бүлеге җитәкчесе Динар Хафизов сүзләренчә, концертларда «Йолдызлык» фестиваленең Гран-при ияләре Айдар Сөләйманов, Рүзил Гатин катнашачак. «Тамашада районнардан җиңү яулаучылар күп», — диде ул «Татар-информ»да матбугат очрашуында.
«Бөтен кеше дә Казанга килеп концерт карый алмый. Рухи байлыкны мөмкин кадәр күбрәк тамашачы бәяләвен телибез», — ди Туманов.
«Телебезне, җыр-моңнарыбызны халыкка күрсәтергә тагын бер мөмкинлек», — диде Мәдәният үсешенә ярдәм итү фонды башкарма директоры Нурия Хашимова.
Концерт Менделеевскида 6 сентябрьдә узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев