Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Менделеевскида «Бердәм Россия» партиясеннән киләсе тәкъдим ителешкә кандидатуралар буенча алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашу булды

Очрашуда VIII чакырылыш РФ Федераль Җыенының Дәүләт Думасына депутатлыкка алдан тавыш биреп сайланачак алты катнашучы чыгыш ясады.

Алар менделеевлыларга үзләренең планнары турында сөйләделәр һәм халыкны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирделәр.

Бу уңайдан уңайлы шәһәр мохитын формалаштыруны тикшерделәр, торак төзү, спортны үстерү, хуҗасыз этләр һөҗүменнән ничек саклану, коммуникациянең заманча алымнары, яшьләрне иҗтимагый-сәяси тормышка җәлеп итү мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Алдан тавыш бирүдә катнашучыларның һәрберсе шәһәрлеләрнең сорауларына җавап биреп, әлеге мәсьәләләр буенча үз фикерләрен белдерде.

Сайлаучылар, тулаем алганда, очрашудан канәгать калдылар, чөнки алар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар ишеттеләр.

Район башлыгы Валерий Чершинцев партиялеләргә башкарылган эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм тагын да күп нәрсә эшләргә кирәк булачагын әйтте.

— «Бердәм Россия» инициативасы буенча күп сандагы мөһим программалар гамәлгә ашырыла. «Безнең ишегалды» президент программасы буенча узган елда 15 ишегалды территориясе төзекләндерелде. 2021 елда 13 ишегалды исемлеккә кертелде. Безнең районның иҗтимагый киңлекләре актив рәвештә тәртипкә китерелә. Төрле яшьтәге кешеләргә ял итү өчен ял зонасы барлыкка килде —"Ушков утраулары" паркы. 2020 елда паркның дүртенче чиратын төзекләндерү үзләштерелде. Агымдагы елда йомгаклау эшләрен — бишенче чиратны тормышка ашырачакбыз. Менделеевлылар һәм кунакларның яраткан урыннарының берсе булачак Интернационалистлар бульвары үзгәртелә. Милли проектлар актив гамәлгә ашырыла. Узган елда Тын Тауда ФАП төзелде, ике мәктәп һәм ике балалар бакчасы ремонтланды, Татар Чаллысында авыл мәдәният йортына капиталь ремонт ясалды. Өченче мәктәпкә капиталь ремонт үткәрәбез, Акътәҗектә ФАП төзибез, Ык Тамагындагы ФАПны ремонтлыйбыз. Балалар шифаханәсендә зур ремонт эшләре башланды, өлкәннәр шифаханәсенең фасады яңартылачак, — диде Валерий Сергеевич.

24еннән 30 майга кадәр татарстанлыларның электрон тавыш бирүдә катнашу мөмкинлеге булачак. Шәхсән килеп тавыш бирергә теләк белдерүчеләр 30 майда сайлау участогына килә алалар. Район территориясендә сигез сайлау участогы, дүртесе — шәһәрдә, дүртесе — авыллар җирлекләрендә. Аларның адреслары белән www.pg.er.ru. сайтында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев