Менделеевскида бала тудыру йорты сүтеләчәк
Әлеге мәсьәлә озак еллар проблемалылар исемлегендә булды.
Шушы көннәрдә район башлыгы Валерий Чершинцев озакламый бинаның сүтеләчәген әйтте.
Исегезгә төшерәбез, объект 1972 елда төзелә һәм балалар бакчасы өчен тәгаенлана. 1986 елның августында кабат җиһазландырылган бинада бала тудыру йорты ачыла.
Капиталь төзелеш һәм инфраструктура үсеше идарәсендә хәбәр итүләренчә, участок муниципалитетныкы, ә бина үзе Дәүләт торак фондына карый. Әлеге вакытта бина муниципалитет карамагына күчерелде. Якын көннәрдә бала тудыру йортын сүтә башлаячаклар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев