Менделеевск эшмәкәрләренә банкирлар файдалы финанс мөмкинлекләре һәм карарлары турында сөйләделәр
Ак Барс Банк Менделеевскида эшмәкәрләр өчен беренче мәртәбә бизнес-завтрак үткәрде.
Җирле бизнесменнар белән очрашуда банкирлар файдалы финанс мөмкинлекләре һәм карарлары турында сөйләделәр.
Позитив икътисад мөмкинлеге
Бизнес-очрашу район башлыгы инициативасы белән булды. Чараны ачып Валерий Чершинцев төп бурыч – район эшмәкәрләрен яклау чаралары турында сөйләшү, дип белдерде.
– Хәзерге катлаулы чорда икътисадка оптимизм белән карыйм. Яңа предприятиеләр үсеше өчен безнең планнар зурдан. «Менделеевск» ТОСЭР территориясендә «Барсак агрофирмасы», «Карпов концерны» ҖЧҖ, «КамХимМаш» ҖЧҖ, «Яңа ашламалар» ҖЧҖ теркәлде. «Бонус-Кама» резин валчыклар җитештерү буенча предприятие эшен башлады, – дип хәбәр итә Валерий Сергеевич. – Безнең проектлар күп. Эшмәкәрләрдән эшлекле тәкъдимнәр көтәбез. Бизнесны үстерергә ярдәм итәргә әзер булучы банкларның янәшәдә булуы шатландыра. Тәкъдимнәр минем өчен кызыклы дип исәплим.
Кече һәм урта эшмәкәрлекнең 785 субъекты
Темага район башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева кушылды. Ул территориянең социаль-икътисадый үсеше турында сөйләде.
– Республика муниципаль районнарының социаль-икътисадый үсеш рейтингында безнеке егерменче урында. Район буенча уртача хезмәт хакы якынча 35 мең сум. Ул эре бизнесның уртача хезмәт хакыннан – 39 мең сум һәм кече бизнесның уртача хезмәт хакыннан – 26 меңгә якын барлыкка килә. Узган ел безнең өчен катлаулы булды, ләкин район 2019 ел күрсәткечләрен саклап кала алды. Социаль-икътисадый үсештә кече һәм урта бизнес мөһим роль уйный. Икътисадның бу секторы җитештерү үсешен тәэмин итеп кенә калмый, яңа эш урыннары булдыруга һәм халык яшәешен яхшыртуга ярдәм итә. 2020 ел йомгаклары буенча районда кече һәм урта эшмәкәрлекнең 785 субъекты теркәлде. Шуларның икесе уртача предприятие, 199 кече предприятиеләр, 584 шәхси эшмәкәрләр. Бизнесны легальләштерү идеясен 700дән артык үзмәшгуль яклады, – дип белдерде Лилия Әнвәровна.
Акчаны һәм вакытны экономиялибез
Очрашуның модераторы булып дәүләт секторы эше буенча директор Эмиль Хәйретдинов чыгыш ясады.
– Без банк программалары һәм аларны тәртипкә китерү турында гына сөйләргә килмәдек. Беренче чиратта, сезнең бизнеска ярдәм итү һәм аны үстерүдә ярдәм итү, тагын нәрсә эшләргә кирәклеген аңлау өчен тәкъдимнәрегезне, күрсәтмәләрегезне тыңларга телибез, – диде Эмиль Фәритович. Җитди һәм мөһим темалар тикшерелүгә карамастан, очрашу формаль булмаган хәлдә узды. Бизнесны ничек стабильләштерү, икеләнүле операцияләрдән читләшү, исәпләү счётын ничек блокировкадан саклау турында сөйләштеләр, җитәкче һәм хезмәткәр өчен хезмәт хакы проектын сайлаганда кредит шартларын тикшерделәр, аны куллану мөмкин булган максатларны күздән кичерделәр.
Кече бизнес үсеше дирекциясенең Идарәче директоры Инна Якимова финанслау алмынарын сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге, интернет-банкның үзенчәлекләре, акча һәм вакытны экономияләү өчен корпоратив карта турында сөйләде. Алабуга региональ үзәгенең кече бизнесны үстерү буенча директоры Зилия Рәхимова МСП ташламалы программасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгының АПК ташламалы программасы турында хәбәр итте.
Үсештә булырга һәм авырлыклардан курыкмаска
Районда эшмәкәрләр хокукларын яклау буенча иҗтимагый вәкил Алмаз Искаков билгеләвенчә, кече һәм урта бизнесны булдыру җиңел түгел, чөнки акча, көч һәм белем кирәк.
– Үзем эшмәкәрлектә җиде ел. Хәзерге вакытта шәһәрдә гаилә кафесын җәелдерү өстендә эшлим, – дип фикерләре белән уртаклашты Алмаз Фәритович. Эльвина Бикбова гаилә стоматологиясе директоры. Ул беренче мәртәбә бизнес-очрашуда.
– Апам Айгөл белән без яңа кешеләр, икенче ел гына эшлибез. Шулай булуга карамастан планнар зурдан. Үсешкә әзербез, авырлыклардан курыкмыйбыз, – диде ул. – Миңа ошады. Үзем өчен күп яңа һәм фәһемле фикерләр ишеттем. Ак Барс Банкы вәкилләренә файдалы мәгълүмат өчен рәхмәт.
На правах рекламы 172. ПАО АК БАРС БАНК. Генеральная лицензия ЦБ РФ №2590 от 12. 08. 2015 г.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев