М шәһәренә сәяхәт
Киров өлкәсендә яшәүче Светлана Вопилова беренче мәртәбә безнең шәһәрдә булды һәм үзенең күргәннәре турында фикерләре белән уртаклашты.
Менделеевскига бару һәм зур булмаган экскурсия хезмәттәшем ярдәме белән оештырылды. Аның белән Алабугада мәктәп укытучыларының Халыкара фестивалендә таныштым. Мин бу сокландыргыч матур шәһәр турында, аның тарихы һәм күренекле урыннары турында укып белә идем.
Экскурсия «Ушков утраулары» паркыннан башланды. Анда борынгы биналар әйләндереп алган уңайлы, төзекләндерелгән юллар буйлап йөрдем, җирле буада парлап йөзүче аккошларга карап сокландым. Памп-трек зонасын күрдем, парк территориясендә төзекләндерү эшләре дәвам итә, бу уңайлыкларны күргәч хакимият вәкилләре Менделеевск халкының уңайлы яллары турында кайгырта, дигән нәтиҗәгә килдем. Һәм, әлбәттә инде, күренекле завод гудогы һәйкәлен дә игътибарсыз калдырмадым. Аның ярдәме белән билгеле бер вакытта заводлыларга сигнал бирелүе турында белдем, кайчандыр аның тавышын хәтта тирә-якта яшәүчеләр дә ишеткәннәр.
Мин шулай ук матур бизәлешле Геройлар аллеясыннан да уздым, Советлар Союзы геройлары белән таныштым. Алар Бондюгтан фронтка киткәннәр, Үлемсез полк стендындагы фотосурәтләрне карадым. Тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар, сугыш чоры балаларына 2018 елда урнаштырылган һәйкәл ошады. Билгесез солдат һәйкәле янында басып тордым. Әлеге комплекслар ярдәмендә өлкәннәр үткәннәрне искә алалар, ә балалар тарихны өйрәнәләр һәм халкыбызның батырлыгын күзаллыйлар. Бу истәлекле урыннарның булуы яшь буында Ватанны саклаучыларга хөрмәт, патриотлык хисләре тәрбияли.
Кулдан язылган «Юность» кинотеатры афишасы тәэсирләндерде. С. Гассар исемендәге мәдәният сарае мәйданы буйлап йөрдем, бөек химик Дмитрий Менделеев истәлегенә куелган бюст янында фотога төштем.
Эңгер-меңгер вакытта Тын Таулардагы мәхәббәт чиркәү бинасын карап хозурландым. Тау башыннан мул сулы Кама елгасы күренеше уч төбендәгедәй күренә.
Минем озакка сузылмаган, әмма шулкадәр кызыклы һәм тирән эчтәлекле, элек таныш булмаган Менделеевски буенча, сәяхәтем тәмамланды.
Светлана Вопилова, Киров өлкәсе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев