Күлләвек белән көрәшүчеләр
Дуслык урамы буенча 10 нчы йортта яшәүчеләр «Менделеевские новости» редакциясенә подъезд янын су басудан ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.
– Резин итексез чыгып булмый. Ишегалды түгел, елга, – шәһәрле шундый проблема булуын әйтте. Ир-ат сүзләренчә, Дуслык, 10 урамының ишегалдында күлләвек җыелган – подъездан чыгу уңайсызлык тудыра.
– Кар сулары подъезд янына ага. Йортка керү өчен суга басмыйча узып булмый, – дип хәбәр итәләр Татьяна һәм Валерий Полетаевлар.
Без хәбәрне Идарәче компаниягә адресладык. Район хакимияте һәм коммуналь хезмәтләр көче белән кар суларын суырту буенча эшләр башкарылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев