Килделәр, чистарттылар, җиңделәр
“Ушковлар утраулары” паркы территориясе янәшәсендә 800 килограммга якын чүп-чар җыйдылар.
Республикада икенчеләр
Болар барысы да “Чиста уеннар” экологик акциясе кысаларында узды. Республикада шәһәр киңлекләрен җыештыруга юнәлдерелгән квест үткәргәндә Менделеевск икенче булды. Безгә кадәр мондый чараларны Казан гына оештырды.
14 команда
Предприятиеләр, оешмалар, шәһәр һәм районның иҗтимагый хәрәкәтләрен тәкъдим итүче 14 команда беренче мәртәбә шундый форматта эксперимент үткәрде. Квест бер сәгать дәвамында актив эшне үз эченә алды. Бу вакыт эчендә командалар парк территориясендә булган чүп-чарны җыярга тиешләр иде. Шартларның берсе – аерым җыю. Бу жюри тарафыннан бәяләнде, нәтиҗә ясаганда өстәмә баллар исәпкә алынды.
Катнашучыларны район башлыгы Валерий Чершинцев сәламләде.
Мәйданчык
– Чүп-чарны аерым җыю – оештырылган, аңлы кешеләрнең эше, алар тирә-юньнең чисталыгын тәэмин итүгә булышлык күрсәтәләр, – дип билгели активист Сергей Балтаев. – Ә бу мәйданчык – бу гамәлгә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
Бу яңалыкмы
Экоактивистлар төзелеш перчаткаларында сыра шешәләре һәм төрле пластиклар белән кара капчыкларны бәйләделәр, кәгазь һәм башка чүпләр бихисап иде. Аларның барысын да “Ушковлар утраулары” сәхнәсенә алып бардылар. Анда гомум авырлык үлчәнде. Әлеге эшне Ландыш Салихова күзәтте.
– Без менделеевлыларны яңа гадәткә – тиз генә чүп-чарны аерым җыюга өйрәтә алмаячакбыз, ләкин аларның кайберләре булса да бу турыда уйланырлар һәм әлеге эшне башларлар диясе килә, бары тик тырышлык кына кирәк, – ди оештыручы.
– Нәрсә генә табылмады һәм боларның барысын да кешеләр үзләре эшли. Табигатьне пычраталар. Аларны мондый чараларга чыгарасы иде, экологик тәртипсезлектән гыйбрәт алырлар иде бәлкем, – диләр Гөлсинә Заһретдинова һәм Екатерина Кузнецова.
Табылдыклар
Нәтиҗә буенча пенсионерлар Союзы активистлары иң күп чүп-чар җыйды. Аларда кызыклы әйберләр дә күп булды. Алар Ушковлар заводында җитештерелгән кирпечләр, тимер-томыр таптылар, анда күгәргән көрәкләр, зур кадаклар бар иде. Боларның барысы да “Тойма” елгасы яры буенда сакланган.
Кызыклы табылдыкларны “Аммоний” АҖ вәкилләре дә бүләк итте. Алар җыйган чүп-чар арасыннан керамик торба, кислотага чыдам тотка табылды.
Ошадымы?
Шундый сорау белән район башлыгы Валерий Чершинцев мөрәҗәгать итте:
– Мондый квестлар үткәрүне дәвам итәчәкбез. Формат башка төрле, өмәдәгегә караганда кызыклырак. Шәһәр көне алдыннан әлеге акцияне Каенлыклар янында үткәрергә тәкъдим итәм. Нәрсә диярсез?
Катнашучылар җитәкче фикерен көчле алкышлар белән хупладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев