Менделеевск яңалыклары

Менделеевск районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Хакимияттә Иҗтимагый совет утырышы узды

Марат Зарипов рәислегендәге совет әгъзалары халык өчен мөһим булган мәсьәләләрне тикшерделәр.

Доклад белән Мәшгульлек үзәге директоры Елена Мөхәмәдиева чыгыш ясады. Ул райондагы хезмәт базары торышы турында мәгълүмат бирде. Бу көнне шулай ук «Безнең ишегалды» республика программасын гамәлгә ашыру, инвалидлар өчен парковкаларда билгеләр урнаштыру һәм «Ушков утраулары» паркында памп-трек хәрәкәте юнәлешендә махсус билгеләр булдыру мәсьәләләре турында сөйләштеләр.

Капиталь төзелеш идарәсе мәгълүматларына караганда, агымдагы елда шәһәрдә дүрт «инвалид» билгесе урнаштырылачак: «Ушков утраулары» парк зонасы территориясендә, хакимият бинасы янындагы тукталыш янәшәсендә, Күпфункцияле үзәк янында. Торак секторда мондый билгеләр «Безнең ишегалды» территориясен төзекләндерү буенча республика программасына кертелгән 15 ишегалдында куелачак.

Памп-трек территориясендә хәрәкәт юнәлешендә махсус билгеләр 12 июньгә кадәр барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев