Игътибар үзәгендә — балигъ булмаганнар
Менделеевскида балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиянең киңәйтелгән утырышы булды.
Ул 4 нче мәктәптә район башлыгы урынбасары Ләйсән Галеева рәислегендә узды. Очрашуда балигъ булмаганнар эшләре буенча мәгариф оешмалары һәм эчке эшләр органнары хезмәткәрләре арасында үзара йогынты күрсәтү һәм мәгълүмат алышу турында мәсьәләләр каралды. Бу көнне шулай ук балигъ булмаган үсмерләр белән шәхсән профилактик эш алып бару, алар арасында «хәвеф-хәтәр төркеме» ачыклану, «Социаль куркыныч хәлдә калган гаиләләр һәм балаларны исәпләү һәм мониторинг» мәгълүмати базасын формалаштыру мәсьәләләре турында да сөйләштеләр.
Аннан соң Россия ЭЭМ район буенча ГПДН өлкән инспекторы полиция майоры Оксана Новикова шәһәрдә һәм районда 2020 елның 11 аенда балигъ булмаганнар арасында җинаятьчелек һәм хокук бозулар буенча төп күрсәткечләрне тәкъдим итте, исәкә алынган гаиләләр һәм балигъ булмаганнар белән эшләү йомгаклары турында сөйләде.
Комиссия утырышы йомгаклары буенча, җирле үзидарә органнары җитәкчеләренә, рекомендацияләрнең аерым пунктлары эчтәлегенә һәм аларның гамәлгә ашыру шартларына, үзвакытында тәкъдимнәр кертү киңәш ителә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев