«Аммоний» АҖдә капиталь ремонт дәвам итә
Цехлар хезмәткәрләре, завод идарәсе һәм подряд оешмалары белгечләре тулы куәткә эшлиләр.
Биредә шактый эш башкарылган, дип хәбәр итә «Аммоний» АҖ. Химик сулар әзерләү цехында камералардагы су үтә торган урыннар тәртипкә китерелә.
Карбамид җитештерү цехында герметиклыкка сынау үткәрү өчен югары басымлы азот линиясе торбаүткәргечләрен монтажлау төгәлләнде.
Җылылык һәм газ белән тәэмин итү цехында ягулык газы газүткәргечләрен техник коралландыру буенча проект эшләре тәмамланды. Аммиак селитрасын җитештерү буенча цехта насос җиһазлары астына нигез алыштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев