Турай авылында экологик сәгать үткәрелде
Чара авыл китапханәсендә оештырылды
Яшь турайлылар өчен «Исәнме, алтын кояш» исемендә экологик сәгать үткәрелде.
Чара авыл китапханәсендә оештырылды.
Өченче сыйныф укучыларына 3 майда бар дөньяда чын язгы бәйрәм – Кояш көне билгеләнүе турында сөйләделәр, ул 1994 елда Халыкара кояш энергиясе җәмгыятенең европа бүлекчәсе белән рәсмиләштерелә. Балалар кояшның – йолдыз булуын, аның тирәсендә, Җирне дә кертеп, Кояш системасы объектларының йөрүен һәм безнең планета өчен Кояш – төп энергия чыганагы булуы турында белделәр.
Чара барышында күк яктырткычы турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Балалар кояш турында мәкальләр һәм әйтемнәрне искә төшерделәр, табышмакларга җаваплар бирделәр. Шулай ук Кояшның макетын әзерләү буенча мастер-класс үткәрелде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев