Белегез, истә тотыгыз һәм горурланыгыз
2 нче мәктәп укучылары Өченче яшь Университеты вәкилләренә Гражданнар һәм Бөек Ватан сугышларында катнашучы бондюглыларга багышланган тикшеренү эшләре тәкъдим иттеләр.
Харис Мратхуҗиның ике сугышы
Унынчы сыйныф укучысы Адель Гришинны Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан Харис Мратхуҗин язмышы кызыксындырды. Материалларны өйрәнеп, яшь егет аның безнең як кешесе түгеллеген ачыклады Ләкин ул уналты яшеннән Бондюг химия заводында эшләгән.
− Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан Харис сугышчан зиһенлелек, каһарманлык күрсәтеп, унтер-офицер исеменә лаек була. Армиядән каты яраланып кайта. Аягы төзәлгәннән соң, кабат химзаводка эшкә килә. Октябрь революциясен биредә каршылый, 1918 елның гыйнварында большевиклар партиясенә керә. Аңа заводта сугышчан эшчеләр дружинасын булдыруны йөклиләр. Гражданнар сугышы башлангач баштарак ак чехлар, соңрак колчаклыларлыларга каршы сугышларда катнаша.
Иптәш Трофимова
10 нчы сыйныф укучысы Лия Мәҗитова Бөек Ватан сугышы елларында Бондюг химия заводында фронт бригадаларының Җиңү өчен тырыш хезмәт куюлары турында сөйләде. Алар комсомолның завод комитеты инициативасы буенча 1942 елда цехларда барлыкка килә. Бригадаларда яшь эшчеләр тәҗрибә һәм җитештерү-техник алымнарга өйрәнделәр. Баштарак унбишкә, 1944 елның октябрь ахырына алар 28гә җитәләр.
– Әлеге бригадалар җитештерү бурычларын артырып үтәү өчен үзара ярыш җәелдерәләр. Фидакарь хезмәтләре өчен иң яхшыларга “фронт бригадалары” исемнәре бирелә. 1943 елда андыйлар дүртәү була, 1945 елга – җиде, – ди кыз. – Беренчеләрдән булып бу мактаулы исемне Трофимова бригадасы ала. Антонина Михайловна – химзавод эшчесе кызы, сульфит тозлары җитештерү бүлекчәсендә хезмәт куя.
74 ел узды
– Мондый очрашуларны үткәрү мөһим, – дип билгеләде тарих укытучысы Гөлүзә Бондарева. – Бөек Ватан сугышы турында сөйләгәндә, анда дошманның иң яхшы әзерләнгән һәм мобиль булуы турында әйтелде. 74 ел узды. Берничә буын алышынды. Кызганычка каршы, сугыш турындагы мәгълүматларның күбесе югалган. Һәм хәзер безгә бу вакыйга турында истәлекләрне саклау мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев