2 нче мәктәптә Кырымның Россия белән кушылуы хөрмәтенә дәрес үткәрелде
Дәрес «Кырым язы. Без бергә» исеме астында узды
Чараның кунаклары – хәрби комиссар Сергей Залуженко, ветераннарның җирле иҗтимагый оешмасы рәисе Лариса Кривилёва, ветераннар Советының экс-рәисе Любовь Сорокина, «Поселок» ТИС һәм Әфганстан сугышы ветераннары һәм инвалидлары Советы рәисләре Екатерина Кузнецова һәм Сергей Поспелов, сугышчы-интернационалистларның әниләре Раиса Куршакова, Любовь Рябова, автор-башкаручы Дмитрий Лахтин.
Тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Олеся Миронова Кырым ярымутравы тарихы, төрле вакытларда анда күченгән халыклар турында сөйләде.
– Кырым ярымутравына тарихи экскурсның төп фикере Кырымны Россия белән нинди тарихи җеп бәйләвен, батырлык һәм данлыкның гомум битләрен күрсәтү иде, – диде ул.
Рус теле һәм әдәбияты укытучысы Ирина Җиһаншина кунакларның барысына да сораулар бирде, Кырымдагы вакыйгалар турындагы әңгәмәне куертты.
Хәрби комиссар Сергей Залуженко билгеләвенчә, 2014 елның 18 мартындагы вакыйгалар – безнең тарихта мөһим рубеж. Аны атлап чыгып, милли бердәмлекә гигант адым ясадык. Сергей Викторович укучыларны, аеруча яшь армиячеләрне Ватаныбызның чын патриотлары булырга өндәде.
Чара барышында алып баручылар шигырьләр сөйләделәр, 10-11 сыйныфларның «Кызлар» укучылар төркеме (Ксения Япаева, Ксения Бекбутаева, Дарья Кормильцева) «Россия», «Севастопольский вальс» җырларын башкардылар. Шулай ук «Вперёд, Россия», «Офицеры» исемле патриотик җырлар белән Дмитрий Лахтин чыгыш ясады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев