Тәрәзәгезне юуның 10 ысулы
Аларны сезнең белән дә бүлешәбез.
Яз, җәй айларында тәрәзәләр аеручы тиз пычрана. Бөҗәкләр, тузан, җилле яңгырлар пыяланы чиста тотырга ирек бирмиләр. Яхшы хуҗабикәнең кул астында кибеттән алынган чистарткычтан тыш тагын бер ничә юу ысулы була, гадәттә. Аларны сезнең белән дә бүлешәбез.
№1 Йод
1 литр суга 5 тамчы йод тамызып болгаттырга. Әлеге су белән тәрәзәне ике яклап югач эз калдырмый торган чүпрәк белән сөртеп корытыгыз. Кәгазь сөлге яисә бәдрәф кәгазе белән ялтыратып та куйсагыз бигрәк яхшы булыр.
№2 Уксус
Бу универсаль чистарткыч. Ул тапларны гына бетереп калмый, тәрәзә пычратучы бөҗәкләрне дә куркыта. Чистарткычны ясау өчен 1 стакан җылы суга 50 мл уксус кушып болгатыгыз. Сыеклыкны пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптерү кулайрак. Юеш тәрәзәне йомшак чүпрәк яки салфетка белән корытып сөртегез, алдагы ысул белән ялыратып та куйсагыз була.
№3 Лимон яки лимон кислотасы
Уксус ролен лимон кислотасы да яхшы башкара. Әгәр вакытыгыз күп һәм тәрәзә әле 1-2 атна юылмый тора ала икән әлеге реөептны кулланырга мөмкин. 1 литрлы банкага лимон кабыклары тутырыгыз, шуңа 9% лы уксус эремәсе салабыз. 1,5–2 атна торганнан соң, барлыкка килгән эремәне сөзегез. Килеп чыккан сыеклыкны суга кушып, тәрәзә, идәннәр юганда файдаланырга була. Пычракны да ала, дезинфекцияли дә.
№4 Нашатырь спирты
Шулай ук чистарта һәм дезинфекцияли. Дөрес, исе чәчләр үрә торырлык, шуңа күрә эш беткәч бүлмәне җилләтергә онытмагыз. Эш вакытында респиратор яки битлек киергә киңәш итәбез. Нашатырь спирты парлары сулыш органнарына зыян салырга мөмкин.
Әлеге эремәне ясар өчен 2 аш кашыгы нашатырь спиртын 2 стакан суга салып болгатыгыз. Бу сыеклык шулай ук көзгеләрне, хрусталь савытларны чистартканда да яхшы булыр. Шунсын дә әйтергә кирәк, кибетләрдә сатыла торган тәрәзә юу сыекчаларында да нашатырьлы спирт була.
1 стакан сугы 1 аш кашыгы нашатырь спирты, 1 аш кашыгы уксус салсагыз бик пычрак тәрәзәне дә тиз һәм җиңел юарсыз. Уксус урынына техник спирт та кулланырга ярый.
№5 Крахмал
Ул бик тузанлы тәрәзәләрне юганда яхшы, таплар да калдырмый. Иң гади эремә болай ясала: 1 аш кашыгы крахмалны 1 литр суга саласың. Шул катнашманы пыялага губка белән сөртеп, кибәргә калдырыгыз. Кипкәч коры чүпрәк белән сөртеп кенә аласы кала.
Бәрәңге күп, ә крахмал юк икән чи бәрәңге менә дигән чишелеш. Бәрәңгене ярып, бүлбеләре белән пыяланы сөртегез. Тәрәзә кипкәч нишлисен инде беләсез.
№6 Марганцовка
Халык телендә марганцовка дип йөртелгән калий перманганаты, гадәттә, медицинада кулланыла. Ә сез тәрәзә юганда куллана аласыз. Моның өчен 2 литр суга чәй калаганың очына элеп марганцовка салып эретәләр, ул алсу төскә керә. Игътибар кристаллар кулыгызга, авызыгызга һәм күзегезгә эләкмәсен. Кристалларның суда эреп бетүе мөһим – алар пыялага эләкмәсен. Марганцовканы балалар кулы җитмәслек урында сакларга кирәк.
№7 Аш тозы
Тоз шулай ук пычракларны юып төшерә, пыяланы ялтырата. 1 стакан суда 2 аш кашыгы тозны эретәсең дә шуның белән тәрәзәләрне юасың.
№8 Сода+уксус
Хуҗалыкта киң кулланыла торган бу катнашма тәрәзә юганда да ярап куя! Тәрәзәгә балалар ясаган рәсемнәрне яхшы ала ул. 2 литр җылымса суда чирек стакан сода һәм 100 мл уксусны эретергә кирәк. Сода кристаллары эреп бетәрлек булсын, юкса пыяланы кыруы бар. Әлеге эретмә белән пычрак өслекне губканың каты ягы ярдәмендә юып, соңыннан кәгазь сөлге белән корыталар.
№9 Чәй
Чәй төнәтмәсе шулай ук пычракны яхшы ала икән. 1 чынаяк каты чәй төнәтмәсенә 3 аш кашыгы уксус салып болгатыгыз. Бу сыекчаны пульверизатор ярдәмендә пыялага сиптереп, чүпрәк белән сөртеп чыгыгыз. Аннары инде йомшак кәгазь белән корытырга да була.
№10 Глицерин
Монысы инде юар өчен түгел, пычрак тапларны бетерер өчен кулланыла. Пыяла идеаль дәрәҗәдә юылып, ул чисталыкны мөмкин кадәр озаграк саклыйсың килсә, әлеге состав бик булыша.
Рецепт гади генә. 40 мл суны 60 мл глицерин белән бутыйсың, 2-3 тамчы нашатырьлы спирт тамызасың һәм шул катнашма белән тәрәзәләрне сөртәсең. Ул пыяланы бозланудан да саклый.
Фото-превью pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев