Менделеевскида Ленин скверы ачылды
Татарстанда Парк һәм скверлар елы кысаларында төзелгән Ленин скверын ачу менделеевлылар өчен шәһәр көне һәм район юбилее алдыннан яхшы бүләк булды.
- Сквер тарихи истәлекле, буыннар элемтәсе һәм шәһәрлеләрнең культуралы ял итү урыны булачак, - диде район җитәкчесе Валерий Чершинцев сәламләү сүзендә. - Яңа һәйкәл Уфадан кайтарылды, һәм хәзер ул...