25 май 2012 яңалыклары
-
Акробатлар уңышы
16-19 майда Лениногорск шәһәрендә акробатик юлда һәм батутта сикерү буенча республика чемпионаты һәм кубогы булды. "Химик" спорт сараенда тренер Зәкия Кабирова кул астында бу төр спорт белән шөгыльләнүче балалар призлы урыннар яуладылар. Безнең акробатчылар Казан, Әлмәт, Бөгелмә, Норлат, Тольятти, Яр Чаллының яшь спортчылары белән көч сынашып яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Яшүсмерләр...
-
Җир – анабыз бер генә
Балалар иҗат үзәгендә узган XIV район фәнни-гамәли конференциясе нәкъ менә шулай исемләнде һәм ул экологик проблемаларга багышланды. Анда 3 нче, 2 нче, Бәзәкә, Яңабирде, Песәй мәктәбе укучыларының 10 эше тәкъдим ителде. Конференция эше йомгаклары буенча район мәгариф идарәсе дипломнары белән бүләкләнделәр: 1 урын - Лилия Таҗиева, Бәзәкә мәктәбе, 8 нче...
-
Чиратта тору мәҗбүри түгел
Росреестрның Татарстан Республикасы идарәсе күрсәтә торган дәүләт хезмәтләренә сорау зур. Бу ведомствоның офисларына һәр көнне меңләгән кеше мөрәҗәгать итә. Кагыйдә буларак, дәүләт хезмәте алырга теләүчеләрнең күбесе көннең беренче яртысында чиратка баса. Элеккечә иртәрәк килсәм, чиратта алда булырмын дип уйлаучылар, аның киресенә юлыгалар һәм бушка үткәрелгән вакытларын җәллиләр. Берничә ел элек...
-
Һөнәрем – минем язмышым
1995 елдан башлап май аеның соңгы якшәмбесендә химиклар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Алар арасында Гудовских, Карпов һәм Отрыганьевлар кебек күренекле династияләр бар. Быелгы Химиклар көне нәселле заводлылар Марина һәм Юрий Гудовскихлар өчен аеруча дулкынландыргыч. 43 яшьлек Марина Николаевна Отрыганьевлар хезмәт династиясе вәкиле. Аның әтисе Николай Иванович Карпов хлорлы барий...
-
Гражданнар уңайлыгы өчен интернет хезмәте
Дүшәмбе көнне булган эшлекле киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Игорь Привалов кадрлар алмашы турында хәбәрдән башлап җибәрде. Билгеләнү Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктураны үстерү буенча беренче урынбасары вазифасына Алексей Александрович Корниенко билгеләнде. Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадны үстерү, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә йогынты күрсәтү буенча урынбасары вазифасына Рәмзия Хөснимөхәмәтовна Әхмәдеева билгеләнде. Торак-коммуналь...
-
Якшәмбе мәктәпләре фестивале узды
Татарстан халкының телен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятен саклап калу максатыннан 17-19 май көннәрендә якшәмбе һәм этномәдәният компонентлы мәктәпләр фестивале оештырылды. Анда Яңабирдедән "Теремшур кускылиос" балалар фольклор ансамбле дә катнашты. Вера Степанова җитәкчелегендәге 7 укучыдан торган төркем удмурт халык җырларын тәкъдим итте. Чыгыш ясаучыларның килешле тегелгән костюмнары да билгеләнде. Чара коллективларның төрле милләт...
-
“Көмеш тояк” бакчасына дан
Мәктәпкәчә мәгариф учреждениесенең 20 еллыгы уңаеннан 13 нче балалар бакчасы шәкертләре тантаналы чара барышында шундый сүзләрне еш яңгыратты. Балалар үзләре йөри торган бакчага юкка гына дан җырламадылар. Ике дистә ел буена учреждениедән 530 бала чыгарылды. Аларның күбесе район икътисадының төрле өлкәләрендә үзен танытты. Икесе тәрбиячеләр булып кабат шушы бакчага кайтты....