21 гыйнвар 2014 яңалыклары
-
Техника зыян күрде
Исерек килеш рульгә утырмау турында кисәтеп торылса да, күңел ачарга яратучылар моны игътибарга алмый. Менделеевск ЮХИДИ бүлеге биргән мәгълүмат та шул турыда сөйли. Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә хәмер кулланган ике машина йөртүче һәм элеккеге штрафларын түләмәгән өч менделеевлы ачыкланды. Теркәлгән биш юл һәлакәтендә транспорт средстволары механик зыян күрде.
-
Автомобиль теркәү игътибар таләп итә
ЮХИДИ бүлегендә транспорт теркәүнең гадиләштерелгән процедурасында уңайлыклар белән берәттән, машина хуҗалары аеруча игътибар итәргә тиешле "су асты ташлары" да бар. ЮХИДИ бүлеге начальнигы Тәлгат Фазлыев билгеләп үткәнчә, 2013 елның 15 октябреннән транспорт теркәү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү нәтиҗәсендә Дәүләт автоинспекциясендә исәпкә алу сизелерлек гадиләштерелде. Шул ук вакытта, намуссыз сатучы яки сатып...
-
Менделеевск-ТВ һәр йортка керәчәк
Озакламый "Менделеевск-ТВ" җирле каналы тапшыруларын авылларда да карап булачак. Моның өчен район башлыгы Игорь Привалов проектны актив алга этәрә, ә "Таттелеком" компаниясе яңа технологияләрне уңышлы тормышка ашыра. - Һәр йортта, фатирда диярлек Интернетка тоташтырылган компьютер техникасы бар. Тиешле җиһазлар алынганнан соң, авыл халкы да онлайн-режимында җирле телетапшыруларны карый алачак. Алар...
-
Эшчәнлек турында отчёт биреп, муниципалитет 2014 елга бурычлар куя
Гамәлдәге закон кысаларында район башлыгының предприятие, оешма һәм учреждениеләр коллективлары, шәһәр һәм авыл халкы белән очрашуына старт бирелде. Пәнҗешәмбе көнне муниципаль власть җитәкчеләре "Юность" РМЙ залында хезмәт күрсәтүче предприятиеләр коллективлары алдында башкарылган эш турында отчёт тоттылар. Узган ел йомгаклары турында мәгълүмат белән башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия...
-
Алданалар, кыйналалар
13-19 гыйнвар аралыгында эчке эшләр бүлегендә теркәлгән ун җинаятьнең сигезе тиз арада ачыкланды. Атна дәвамында бүлекнең шәхси составы тарафыннан законсыз алкоголь продукциясен сатуны ачыклау, террорга каршы юнәлдерелгән чаралар, "Легаль булмаган мигрант" операциясе үткәрелде. Ишегалдында калдырмаска Өй яны территориясендә калдырылган автомобильләр һәрвакыт каракларны кызыктыра. Бу юлы да 1975 елгы шәһәрленең машинасына...
-
Предприятие яшьләре – акыл көрәшендә
Казан, Чаллы, Әлмәт һәм Менделеевск шәһәрләреннән 15 команда эшләүче яшьләр арасында "Брейн-ринг" уены буенча республика турнирында җиңүгә хокук өчен көч сынашты. Менделеевск интеллектуаль уенда катнашучыларны алтынчы мәртәбә кабул итә. Узган елда Карпов исемендәге химия заводының "Нейтрон" командасы төп призны алды, шуның белән җиңүчеләр лигасында катнашу хокукына ия булды. Район башлыгы...
-
Яңа елга “сюрприз”
Шәһәрнең Химиклар урамының бишенче йортыннан Роза Шорохова "Комфорт Успех+" хезмәтәкәрләре 12 подъездда яшәүчеләргә "сюрприз" ясадылар, - дип редакциягә шалтыратты, Тик, ярдәм сораучы сөйләвенчә, ул беркемгә дә шатлык китермәгән шул. Декабрь азагында аномаль җылы булу сәбәпле йорт түбәсеннән су үтә. Ямау эшләре белән шөгыльләнүченең кайнар битумлы чиләкләре ычкынып аска тәгәри. Беренче...
-
“Мин яраткан балалар табибы”
"Комсомольская правда" газетасы, Фармстандарт челтәре, "DANON" компаниясе оештырган шундый исемле халык Интернет-конкурсы өченче ел җиңүчеләрне ачыклый. Быел тавыш бирүдә утыз меңнән артык кеше катнашты. "Мәрхәмәтле йөрәге өчен" номинациясендә безнең якташыбыз - Казанның унынчы балалар поликлиникасы участок педиатры Елена Никифорова лидер булды. Тумышы белән Яңабирдедән булган Елена Владимировна өчен 1899 кеше...