20 ноябрь 2013 яңалыклары
-
Кокшан мәчете ничек төзелгән
Бүген Татар Кокшанында яңа мәчетне ачканга 13 ел. Иман йортының тарихы озын юллар үткән. Дин сабаклары укыту революциягә кадәр үк башлана. Аннан соң мәчетне мәктәп итеп үзгәртәләр һәм ул 1980 елга кадәр балаларга белем бирү учреждениесе булып тора. Аксакаллар сөйләвенчә, беренче мәчетне төзүдә Кокшан заводы хуҗасы Ушков та ярдәм итә....
-
Батырлык урыны – Әфганстан
15 февральдә Бәйсез Дәүләтләр Берлегендә Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 25 еллыгы билгеләп үтеләчәк. Еллар узды. Әфган сугышы турында бик аз белүче яңа буын балалары үсте. Республиканың балалар китапханәсе һәм хәрби комиссариат балалар һәм үсмерләрне балалар иҗаты республика конкурсында катнашырга чакыра. Батырлык урыны - Әфганстан. Конкурсның беренче этабы - муниципаль. Эшләр...
-
Якташыбыз “Хорлар сугышы”нда катнашты
Якташыбыз - Республика, Бөтенроссия һәм Халыкара конкурслар лауреаты Ләйсән Минһаҗева "Хорлар сугышы" телевизион проектында катнашты. Корреспондентыбыз Вәсилә Мортазина аның белән социаль челтәрдә аралашты. - Ләйсән, синдә музыкага мәхәббәт кечкенәдәнме? - Әйе, мин тугач, табиб әниемә кызының сәләтле, сулагай һәм җырларга яратучы бала булачагын әйтә. Шулай килеп чыга да. Әти-әнием мине...
-
Фонарьлары Сүнгән урамнар
Шәһәрне яктырту проблемасын күтәргән күпсанлы менделеевлылар соравы буенча, журналистлар төркеме кичке рейдка чыкты. Шәһәрлеләр киңәше буенча без үзебез белән фонарь да алдык һәм ялгышмадык. Безнең маршрут эш урыныннан - Фомин урамыннан башлана. Вакыт 17.30. Урамда кеше күп - эштән, мәктәптән, балалар бакчасыннан кайталар. Безнең кайберләребезгә, шул исәптән административ бинада эшләүчеләрнең...
-
Кабель, акча, документлар
11-17 ноябрь аралыгында эчке эшләр бүлегендә чит милекне урлауның өч очрагы теркәлде. Әлегә каракларның шәхесе ачыкланмаган. Урланган әйберләр исемлегендә - хуҗалык складыннан бодай, шәһәр йортларының берсе чардагыннан 150 метр озынлыктагы телефон кабеле, подъездда торган балалар коляскасыннан паспорт, саклык һәм медицина кенәгәсе, акча.
-
Приют тормышыннан
Урта сыйныф укучылары "Надежда" лагерында ял иткән чорда учреждениедә кечкенәләр һәм өлкәннәр өчен кызыклы чаралар оештырылды. Цирк артистлары, дрессировкаланган хайваннар чыгышын карау онытылмас мизгелләр бүләк итте. Педагоглар балалар өчен иҗат остаханәсе ачтылар. Иң яхшы кул эшләреннән күргәзмә төзелде. Начар гадәтләргә, җинаять кылуга каршы, дөрес туклануга караган әңгәмәләр, диспутлар фильм, слайдлар...
-
Учреждениеләр грант алды
Менделеевск мәдәният учреждениеләре 2013 елда кабат "РИТЭК" ААҖ һәм"ЛУКОЙЛ" хәйрия фондының социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы җиңүчеләре исәбенә керде. "Юность" район мәдәният йортының Ижёвка авыл мәдәният йорты директоры Алла Затирко эшләгән "Изгелек кылырга ашыгыгыз!" проекты "Мәрхәмәтлелек" номинациясендә бәйгенең абсолют җиңүчесе булды. Конкурсны оештыручылар проект авторлары сораган 300 мең сум грантны...
-
Җитмеш сигездә дә Интернетта
Шушы көннәрдә 4 нче мәктәптә 30 укучы чыгарылды. Дөрес, мәктәпкә йөрүче түгел, өченче буын университетын тәмамлаучы. Математика һәм информатика укытучысы Татьяна Гришинаның бу бишенче чыгарылышы. - Бездә барысы да мәктәптәге кебек, - дип сөйли Татьяна Владимировна, - һәр көнне дәресләр һәм өй эше, билгеләр генә куелмый. Төркемнәрдә 15 шәр кеше,...